Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Айкай" удмурт халык ансамбле: Туган телне саклауда халык музыкасы ансамбльләренең роле зур

Ижау шәһәренең “Айкай” удмурт фольклор театры 28 ел дәвамында удмурт халкы мәдәниятен саклауга һәм буыннан-буынга тапшыруга көч куя. "Безнең төп максатыбыз - милли үзаң, халык иҗатына карата игътибар һәм горурлык хисләре уяту, Удмуртия халкының тарихын истә тоту”, - ди ансамбль артисты Геннадий Кузнецов.

news_top_970_100
"Айкай" удмурт халык ансамбле: Туган телне саклауда халык музыкасы ансамбльләренең роле зур

“Айкай” удмуртчадан шатлык мизгелләре дип тәрҗемә ителә. “Айкай” ансамбле солистлары “Үзебезнең чыгышыбыз аша тамашачыларга күңел күтәренкелеге бүләк итәргә тырышабыз”, - диләр.

Геннадий Кузнецов – ансамбльнең башында торган артист.

-  Хезмәт юлымны “Италмас” ансамблендә башладым. Соңрак удмурт җырларын һәм биюләрен халыкка таныту максатыннан “Айкай” ансамблен оештырдык. Ансамбль артистлары удмуртларның фольклорын - гореф-гадәтләрен, йолаларын саклауга күп көч куя. “Айкай”ның нигезен яңадан торгызылган аутентик фольклор һәм үзгәртелгән халык җырлары тәшкил итә. Сәхнә һәм вокал-хор эшчәнлегеннән тыш коллектив музыкаль уйналышка һәм халык җырларының инструменталь башкарылуына зур игътибар бирә, - ди Геннадий.

Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Олег Бимаков борынгыдан килгән этник җырлар тамашачыга хәзер аеруча кирәк дип саный.

-  Хәзерге заман яшьләрен гаҗәпләндерү авыр. Ләкин без тырышабыз, көйгә барабан, ритмика өстибез. Шуңа күрә репертуар сайлаганда үзенчәлекле алымнар кулланып эшләргә тырышабыз, - ди Олег Бимаков.

Ансамбльнең репертуарында удмурт, рус, татар җырлары бар. Олег Бимаков удмурт фольклорының башка милләтләрнекенә ох­шашлыгын әйтә. Бо­рын­гы тра­ди­ци­я­ләр, җыр­лар, би­ю­ләр арасында уртаклык бар, ди ул.

- Чыгышларыбызда Балтач, Баулы, Башкортстан якларының биюләрен, җырларын башкарабыз. Ижауда татарлар күп, шуңа күрә татар телендә булган җырларны теләп җырлыйбыз. Күп җырларны татар теленә тәрҗемә итәбез. Татар һәм удмурт җырлары арасында охшашлык шактый. Репертуарыбызда “Аерылмагыз”, “Эх, сез матур кызлар” җырлары бар. Бу җырларны концертларыбызда удмуртлар да көтеп ала”, - ди ансамбль артисты Геннадий Кузнецов.


“Удмуртиядә татар телен, Татарстанда удмурт телен өйрәнүчеләр бар”

Халыкның музыкаль традицияләре ярдәмендә тарих саклана, ди Татарстан удмуртларының милли-мәдәни автономиясе рәисе ярдәмчесе Марина Иванова. “Шул очракта гына халык югалмаячак”, - дип саный ул.

-  Телне саклап калу кешенең үзеннән тора. Дәүләттән дә тора. Теләге булган кеше татар телен, үз телен, әни телен саклап кала ала. Казанда удмурт телен өйрәтү курслары бар. Хәзер удмурт телен өйрәнергә татарлар да килә башлады. Дәресләрне кызык алып барсак, балалар рәхәтләнеп ана телебезне өйрәнерләр иде”, - ди Марина Иванова.

-  Туган телне яратырга һәм өйрәнергә кирәк. Телне саклап калуда ансамбльләрнең роле зур, чыгышларны карап яшьләрнең телне өйрәнү теләге арта, - ди ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Олег Бимаков.

Яшьләр ансамбль составында да бар. “Яшьләр кызыксына. Концерттан соң килеп фольклор белән танышырга теләк белдерүчеләр бар. Ләкин күп очракта бездә тәҗрибә туплаганнан соң яшьләр Мәскәүгә китә. Яшь кадрлар тагын да күбрәк булсын иде”, - ди Геннадий Кузнецов.

-  Татарстанның удмурт авылларында татар теле сакланып калган, Удмуртия башкаласы Ижауда да татар телле мохит саклана. Аны югары дәрәҗәдә беләләр, иркен аралашалар. Туганнарым ,танышларым арасында татар телендә аралашучылар күп. Татарстанда һәм Башкортстанда исә удмурт телен өйрәтү сыйныфлары бар. Безнең өчен бу күңелгә ята торган күренеш. Без моны югары бәялибез һәм хуплыйбыз, - ди этнограф, балетмейстер Андрей Прокопьев.

Сүз уңаеннан, Хәзерге вакытта коллективта 25 артист чыгыш ясый. Алар арасында профессиональ җырчылар, музыкантлар, декоратив-гамәли сәнгать осталары бар. Күпләре “Россия Федерациясенең Атказанган артисты”, “Удмуртия Республикасының  Халык артисты”, “Татарстан республикасының Атказанган артисты “ мактаулы исемнәренә ия.

Удмурт милли киеме турында ике мөһим факт:

1.     Удмурт халкының милли костюмы айшон дип аталган баш киеме, көмеш бизәнү әйберләре, төсле комзол, кафтаннардан тора.

2.     Хатын-кызның киеменә карап, аның гаилә хәлен билгеләгәннәр. Кияүдә булмаган кызлар ак төстән киенгәннәр. Аларның баш киемендә яулыктан ясалган зур бантик күрергә мөмкин булган. Баласы булган хатын-кызлар кызыл төстәге айшон кия.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100