news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айгиз Баймөхәммәтовның бертуган апасы Алсу үлгән

Язучының апасына 35 яшь булган.

news_top
Айгиз Баймөхәммәтовның бертуган апасы Алсу үлгән
Солтан Исхаков

Башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның бертуган апасы үлгән. «Урамда барганда кисәк үзен начар хис итә башлады һәм йөрәге туктады. Аңа 35 яшь иде», — дип язган ул социаль челтәрдә.

Айгизнең кайгысын уртаклашып язалар, авыр туфрагы җиңел булсын дип телиләр.

Айгиз Баймөхәммәтов 1988 елда Белорет районында җиде балалы гаиләдә алтынчы булып туа. Аңа 8 яшь булганда әнисе Гөлнур яман шештән үлә. 3 елдан әтисе Гыйззәт тә шул ук авырудан вафат була һәм алар балалар йортында тәрбияләнә.

Айгиз иң танылган башкорт язучыларының берсе.

Айгиз Баймөхәммәтовның авыр кайгысын уртаклашабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар