"Айгөлнең аягы җиңелләрдән булсын". Ришат Төхвәтуллинның сеңлесенең туе узган

Ришат Төхвәтуллинның сеңлесе Айгөл һәм җырчының иҗат төркемендәге биюче Илгизнең туйлары узган. Бу хакта җырчының фан-төркеме хәбәр итә. "Хәзер Сез матур пар гына түгел, Сез хәзер - яшь гаилә! Гармония һәм үзара аңлашу, бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт, тугрылык, наз һәм күп шатлык телибез! Нык сәламәтлек Сезгә, яратканнарыбыз!" - дип язганнар.
"Ришат үзе өйләнгән сыман тоела монда. Айгөлнең аягы җиңелләрдән булсын", - дип теләгән җырчының иҗатын яратучылар.
"Илгизне гастрольләрдән түзеп кенә көт инде, бик кыен, авыр булса да. Вахтада эшләүче кешенең хатыны буларак әйтәм. Тиздзн үзегез кебек чибәр, акыллы, сөйкемле бәбиләр телим", - дип тә язганнар.