Айгөл Зәйнуллинаның элекке ире балаларын аналары янына кайтару турындагы суд карарын үтәмәгән
Айгөл Зәйнуллинаның элекке ире балаларын аналары янына кайтару турындагы суд карарын үтәмәгән
"Болгар кызлары" төркеменең җырчысы Айгөл Зәйнуллинаның ике улын, әниләреннән аерып, элекке ире Тимур Казахстанга алып киткәне хакында хәбәр иткән идек.
Балаларның язмышына кагылышлы суд утырышы да узды. Әмма суд карарына карамастан, Тимур Шәрифуллин балаларны илгә кире алып кайтмаган.
"Безнең авыр булса да тыныч, әмма бәхетле тормышыбызны әллә ничә еллар буе балаларның сәламәтлеге, минем акчам бармы-юкмы икәнлеге белән дә кызыксынмаган кеше бозды. Бер мизгелдә ул безнең тормышыбызга килеп кереп, аны тоташ тәмугка әйләндерде. Аллаһ, ишет мине, үтенәм синнән.
Әни газабы - коточкыч газап. Әни күз яшьләре аны китереп чыгарган кешеләр өчен эзсез узмасын иде. Аллаһ бу хакта онытмагандыр... Кайчандыр син ышанган һәм яраткан кешеләрнең шулкадәр мәрхәмәтсез булуы башым сыймый", - дип яза Айгөл.
"Аллаһ тәгалә сабырлык бирсен, балаларны сезгә каршы котыртмаса ярый инде. Ата кеше шулай эшләми инде".
Тимур Шәрифуллин ТНВ каналына балаларның үзе белән калырга теләве хакында әйтә. Ул икенче суд утырышына балаларны да алып киләчәген һәм аларның судта үз сүзләрен әйтәчәген җиткергән.