Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Зәйнуллина: «Элекке ирем гаиләмне һаман да тынычлыкта калдырмый»

«Болгар кызлары» триосының продюсеры, солисты Айгөл Зәйнуллинаның элекке ире Тимур Шәрифулин һаман да балаларга һәм Айгөлнең үзенә тыныч яшәргә ирек бирми. Бу хакта Айгөл тулырак «Интертат»ка сөйләде.

news_top_970_100
Айгөл Зәйнуллина: «Элекке ирем гаиләмне һаман да тынычлыкта калдырмый»

Айгөл Зәйнуллина «Интертат»ка иренең аңа тыныч яшәргә ирек бирмәве турында сөйләгән иде. Бер ел элек, 2019 елның 24 июлендә, Айгөл Зәйнуллинаның ирен, Тимур Шәрифуллинны, ата-ана хокукларында чикләгәннәр иде. Инде бер ел үткән, күпләр барысы да җайлангандыр дип уйлагандыр. Әмма юк, Айгөл сүзләренчә, Тимур февраль аенда ата-ана хокукларын тулысынча кире кайтару нияте белән иск язган.

Айгөл, сезнең тормышыгыз һаман тыныч түгел бугай. Нинди суд булды бүген?

Элекке ирем Тимур безне һаман да тынычлыкта калдырмый. Бүген чираттагы суд утырышы булды. Кайчан шушы суд утырышлары, ыгы-зыгы тәмамланыр икән?.. Бер ел элек иремне моңа кадәр булган суд карарын үтәмәгәне, миңа әйтмичә, балаларны «урлавы» өчен ата-ана хокукларында чикләгәннәр иде. Исегездә булса, Тимур балаларны Казахстанга алып барган иде. Иң мөһиме — аның машина йөртү таныклыгы юк. Бүген суд элекке иремнең хокукларын кире кайтармады. Бу карарга килер өчен судның катгый сәбәпләре бар.

Нинди сәбәпләр бар?

Ул һәрвакыт, законга каршы барып, балалар янына килә иде. Суд карары - аның өчен буш сүзләр. Миңа әйтмичә, балалар янына мәктәпкә, төрле концертларга, бәйрәмнәргә килде. Шулай итеп, балалар стресс кичерә иде. Әтиләрен күргәч, балалар борчыла башлый. Алар фикеренчә, әтиләре килгән икән, димәк, талашу яисә хәтта кул күтәрү дә булырга мөмкин. Пандемия шартларында, ягъни соңгы айларда ул безгә кагылмады, шуңа күрә балалар тынычланды. Мин дә үземнең начар психологик халәтемнән арындым. Балалар ешрак көлә, елмая башлады, шулай ук алар төрле уңышлары белән мактана ала.

Димәк, Тимур Шәрифуллин һаман да ата-ана хокукларында чикләнгән?

Әйе, минемчә, бу дөрес карар. Аның хокукларын кайтарырга ярамый. Ул бер дә үзгәрмәгән. Һаман да шундый ук: кимсетә, теләсә нинди сүзләр әйтә. Әле күптән түгел март аенда гына ул мине этте, кул күтәрде. Кешечә гафу да үтенә белми ул. Үзен гаепле санамый! Ата-ана хокукларын тулысынча кире кайтарыр өчен, нәрсә дә булса эшләргә, үзгәрергә кирәк. Балаларга ул акчалата да, рухи яктан да ярдәм итми. «Әйдә тату булыйк», — дип бер тапкыр да килгәне булмады.

Опека органнары ни ди?

Опека органнары хезмәткәре әйткән сүзләр миңа бер дә ошамады. Алар суд утырышында бар иде. Опека органнары фикеренчә, Тимур Шәрифуллинга ата-ана хокукларын янә тулаем кайтарырга кирәк. Безнең эшебезгә карата ул бик лояль карашта. Мин, әлбәттә, Казан шәһәре Совет районы опека органнарының җитәкчесенә барачакмын. Опека органнары балаларның әнисен һәм балаларның үзләрен сакларга тиеш түгелме? Элекке иремнең һәр хокук бозуына дәлил бар. Ул — җинаятьче. Әле һаман да җәмәгать эшлеклесенә янау буенча суд эше бара. Ул балалар алдында кешегә атты! Моны опека органнары исәпкә алмый микән?! «Бу эшкә кагылмый», — дип әйттеләр. Алиментларны да вакытында түләми. Аена дүрт мең акча түли алмый бит ул хәтта! Белмим, аларча эшкә нәрсә кагыладыр…

Алар балаларның ике канатлы булып үсүләрен телидер бәлки?!

Балаларга әти дә, әни дә кирәк. Мин моның белән 100 процентка килешәм. Әмма хәзер аңа ата-ана хокукларын тулаем кире кайтарырга ярамый. Миңа опека органнарының эшләве ошамады, кыскасы. Бәлки Тимур акча керткәндер… Юктыр. Ул сөйләшә белә — монысын төгәл беләм. Хатын-кыз белән уртак тел табу аңа тагын да җиңел бирелә. Шулай да хәзер, бераз булса да, күңелем тыныч. Тимур Шәрифуллинның балаларыбызга карата ата-ана хокуклары чикләнгән. Гаделлек бар ул! Аллаһ Тәгаләгә мең рәхмәт. Һәр кеше үз эшләре өчен җаваплы булырга тиеш.

Алиментлар түләмиме?

Ул үзенең керемен яшерә. Ай саен ике балага дүрт мең акча бирә алмый. Абсурд бит бу! Ул өч-дүрт ай түләми дә, соңыннан, мәсәлән, 12 мең күчерә. 3-4 ай дәвамында түләмәскә кем аңа рөхсәт биргән? Суд приставларына мөрәҗәгать иткәч, алар: «Тимур Шәрифуллин үзе шундый карарга килгән», — диделәр. Ул шулай хәл иткән, имеш! «Мин аларга күбрәк акча бирмәячәкмен. Айгөл акчаны үзенә тотачак», — дигән иде. Мин дүрт эштә эшлим һәм балаларымны акча ягыннан тәэмин итә алам, шөкер.

Балалар судта булмагандыр?

Өлкән улым белән сөйләштеләр. Улымның бу эшкә кысылуын теләми идем, чөнки баланың психикасына авырлык килергә мөмкин. Шулай да башка чарам булмады. Балаларым үсә, алар барысын да үзләре аңлыйлар. Аларга бик авыр… Алла теләсә, алар үсеп җитәр, барысын да үзләре аңлар. Аларның әтиләре миңа пычрак ата! Балаларның әтиләре белән аралашуына мин каршы түгел. Үскәч, теләкләре булса, аралашырлар.

Тимур Шәрифуллин судта ниләр әйтте?

«Мин үзгәрдем, балалар белән аралашасым килә», — диде. Шәхсән миңа карата агрессия булмаганын да әйтте. Әмма судтан чыккач, ул барыбер кимсетә торган сүзләр яудырды. Соңыннан юристым янына килеп: «Аны тыңламагыз. Ул сезгә минем турында дөрес сөйләми», — диде.

Аның үзгәрә алуына үзең ышана идеңме?

Чынлап әйтсәм, аның үзгәрүенә ышана идем. Әмма өметләрем акланмады. Суд утырышларының берсендә ул минем яныма килгән иде. Әллә үзгәргән инде дип уйладым шулчак. Әмма юк, ул үзгәрмәгән. Минем адреска, әтиемнең адресына юньсез сүзләр әйтте. Суд барышында әйтелгән сүзләрне искә дә төшерәсем килми. Үзгәреп, үзенең яхшы әти исеменә лаек булуын исбат итсә генә ул үз максатына ирешә алачак.

Бәлки ул сине кире кайтарырга телидер?..

Юк, аның башка кешесе бар. Ул миңа ачу саклый, чөнки аңа аерылышуны мин тәкъдим иттем. Бернәрсәгә карамастан, мин сынмадым, аякка бастым. Үзем мөстәкыйль рәвештә балаларны үстерәм, фатир алдык. Балалар яхшы шартларда үсә, шөкер. Ул мин ансыз үләрмен, сулармын дип уйлагандыр. Ә мин гөрләтеп яшим.

Яныңда терәк була алырдай ир-ат бармы соң?

Бүгенге көндә юк. Чын ир-атлар калды микән ул, Алинә?.. Балаларымны кеше итеп үстерәсе иде, Аллаһ боерса.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100