Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Зәйнуллина: «Безнең илдә мине элекке иремнән якларлык кануннар юк»

«Болгар кызлары» төркеме солисткасы, җырчы Айгөл Зәйнуллина элекке иренең әле дә тынычлыкта калдырмавын, һөҗүм итүләрен раслады.

news_top_970_100
Айгөл Зәйнуллина: «Безнең илдә мине элекке иремнән якларлык кануннар юк»
Расих Фәсхетдинов

Җырчы җиде ел элек аерылышкан иренең эзәрлекләүләреннән, низаглардан туйган. Ул үзе һәм балалары өчен борчылып, хакимият тарафыннан яклау эзләп, видео урнаштырган.

«Элекке ирем Тимур Шәрифуллин Совет районының суд карарын бозып, рөхсәтсез спорт комплексына килде һәм конфликт китереп чыгарды. Берничә тапкыр кул күтәреп маташты, чишенү бүлмәсендә кешеләрнең булуы мине коткарып калды. Полициягә гариза тапшырдым, тик нәтиҗәсез булуын беләм. Шәрифуллин тарафыннан кул күтәрүләр, конфликтлар һаман да дәвам итә. 5 октябрьдә мине кыйнаганы өчен аңа 5 мең штраф салдылар, тик ул акчалар дәүләткә түләнелә, минем сәламәтлегемә моның файдасы юк. Хәзерге вакытта Шәрифуллин ата-ана хокукларында чикләнгән. Үзгәрергә сүз бирсә дә, бар да үзгәрешсез кала бирә. Россиядә законнар эшләми. Тимур Шәрифуллин җәмгыять эшлеклесенә һөҗүм итте, әлеге кешенең сәламәтлегенә зыян килүгә карамастан, эш әле дә судка тапшырылмаган. Шәрифуллин иректә.

Рөхсәтсез мәктәпкә, өйгә килә. Бу кешегә законнар юк. Мондый хәлләр күпме дәвам итәр, белмим. Кызганыч, безнең илдә минем сыман хатын-кызларны якларлык кануннар юк. Хакимият органнары тәрбия эшендә үз өлешен кертмәгән, балаларны урлаучы, аларның психикасы хакында уйлап та бирмәгән, матур сөйли белгән ирләр яклы. Нигә безнең хөрмәтле депутатлар әлеге сорауларны хәл итми? Элекке ирләренең хөҗүмнәреннән, көчләүләреннән интеккән хатын-кызларны яклый торган канун кабул итсәгез иде. Зинһар, ишетегез безне!» — дип сөйли ул.

«Айгөл, күптәннән күзәтеп барам. Аның явызлык эшләүдән туктамаячагы күренеп тора. Сабырлыклар сезгә!», «Балалар алдында конфликт чыгармагыз, әйбәт кенә сөйләшегез. Ирегезнең килүенә үзегез каршы килгәнсездер», «Айгөл, анламыйм бу законнарны. Андый кешене гомерлеккә төрмәгә утыртырга кирәк! Түзем бул, улларыңны сакла! Без синең белән!», «Малаховка барыгыз», «Мужское-женское» тапшыруына барыгыз, анда бик тиз урынына утыртырлар», — дип язалар Айгөл Зәйнуллинаның виртуаль дуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100