Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл туташ: «Минем урынны Иркә алды, тик тормыш ул – бумеранг!»

Җырчы үзенең карьерасына комачау итүчеләрне атаган.

news_top_970_100
Айгөл туташ: «Минем урынны Иркә алды, тик тормыш ул – бумеранг!»
https://www.instagram.com/p/B8E6kejIeVP/?utm_source=ig_web_copy_link

Ландыш Нигъмәтҗанова «Барс Медиа» ширкәтеннән китү сәбәпләрен ачыклап видео урнаштырганнан соң, күп җырчылар үзләренең фикерләрен халыкка җиткерделәр. Күпләребезгә таныш булган, тик сәхнәдән югалган җырчы Айгөл Туташ та әлеге проблемага карата булган мөнәсәбәтен белдерде.

«Соңгы вакытта җырчы Иркәнең «Барс-медиа» ширкәтеннән артистларны куып чыгаруы турындагы хәбәре тынгы бирми. Мин әлеге ситуациядә кушылып тормаска уйлаган идем, тик үземнең фикеремне җиткерергә булдым, чөнки кайчандыр зур ширкәт булган «Барс-Медиа» тарихында катнашым бар.

Ерак 2004 нче елларда «Йолдызлар фабрикасы» белән килеп кердем, 200 кешедән 8 кешене генә сайлап алдылар: мин, Ландыш Нигъмәтҗанова, Салават Миңнеханов, Булат Җиһаншин… Контракт белән эшли башладык. Продюсерым Фәрит Таишев минем проектка «Айгөл туташ» дигән исем бирде. Концертлар, тавыш яздырулар, хит-парадларда катнашулар башланды. Проектның финанс ягын «Барс-Медиа» каплап барды. Бездән бары тик талант һәм тырышып эшләү сорала иде. Балачактан сәхнәдә җырлап, биеп үскәнгә миңа бу проектта эшләү бик рәхәт иде.

Тик көннәрдән бер көнне барысы да үзгәрде. Минем урынга ул килде! Ширкәттә үзенең кагыйдәләрен урнаштыра башлады. Әле дә исемдә мине «Барс — Медиа» га чакырып, «бездән бәйле булмаган сәбәпләр аркасында контракт өзелә» дип әйттеләр. Продюсер берни әйтә алмады, чөнки ул вакытта «Айгөл туташ» бик текә проект булып санала иде. Тик 2 ел эшләп, контракт 7 елга төзелгән булуына карамастан, мин китәргә тиеш булдым. Минем урынга яңа йолдыз — Иркә килде. Ләкин онытырга ярамый, тормыш ул — бумеранг!

«Иркәнең таашачыларга җиткерелә торган образы гомумән башка бит»;

https://www.instagram.com/p/B8E6kejIeVP/?utm_source=ig_web_copy_link

«Әлеге ситуациядә Ландышның зарлануы ачуны чыгара. Ул үзе продюсеры белән сәхнәгә чыгу өчен генә якынлашты түгелме соң? Ире продюсер булганда Иркә белән Ландыш сәхнәдән төшмәделәр дә бит. Ул вакытта барысы да яраган микән соң»

«Сәхнәдә һаман шул бер җырчылар инде. Барысы да акчага корылган. Ә бит чынлап та җырлый белгәннәр бихисап, тик аларны күрсәтмиләр», — дип ачынып язалар Айгөлнең инстадуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100