Айгөл Рәхимова: «Пычракта казынасым килми, әмма гаделсезлек белән ничек көрәшергә?»
Җырчы шоу-бизнес өлкәсендә булган соңгы арадагы вакыйгаларга мөнәсәбәтен белдергән.
Эстрада җырчысы Айгөл Рәхимова да, күңеле тулып, тышка ташып чыккан кичерешләре белән Инстаграм сәхифәсендә бүлеште.
«Шоу-бизнестагы соңгы яңалыклар миңа үткән елның март аенда ук кагылды инде. Күп вакыт дәшми килдем, түздем, күп уйландым һәм нәтиҗәдә бер карарга килдем. Бүгенге көндә мин контрактны өзү турында гариза яздым. Миңа сигез ел әлеге компаниядә эшләгәннән соң китәргә туры килә», — дип белдерә ул.
Айгөл күп еллар буе компанияне үстерү өчен намуслы хезмәт иткән, тамашачыларына тугъры калган популяр артистларны «юкка чыгару»ларына күңеле әрнүен белдерә.
«Минем җырларым башка «Татар радиосы» дулкыннарында яңгырамаячак, ә клипларым һәм чыгышларым TMTV телеканалында күрсәтелмәячәк», — ди җырчы.
Ул кешеләргә карата да мөнәсәбәтнең начар булуы күңеленә тигәнлеген җиткерә.
«Ни өчен кемдер үзен Аллаһы Тәгалә урынына куеп, чит кешеләрнең язмышын хәл итәргә хокуклы дип саный икән? Нигә алар җәзалаулар оештыра, уйдырмалар уйлап чыгара һәм эстрададан алып ата?» — ди Айгөл ачынып.
Айгөл фикеренчә, «Барс-Медиа» компаниясе, артистлар һәм гомумән анда эшләгән кешеләр һәрвакыт зур гаилә кебек булган, «өйдәге ызгышларны да бер кайчан да тышка чыгармаган» һәм «гаилә»дәге килеп туган кыенлыкларны да бергәләп хәл иткән.
«Әлбәттә, авыр чаклар да булгалады, ләкин без барысын да бергәләп ерып чыга идек. Түрә булып алгач, кеше үз контролен югалта икән", - дип яза.
Җырчы "Пычракта казынасым килми. Әнием моңа өйрәтмәде мине. Әмма, гаделсезлек белән ничек көрәшергә соң?» — дип сорау биргән.
Кайберләре Айгөлне җәлләп: «Абау, сүз юк. Алай да буламыни»; «Алай нык кайгырмагыз әле. Сез талантлы җырчы. Ә менә компания чын артистын югалта», — дип язган.
Кайберләре исә «Гаҗәп икән сездә «сарай интригалары. Нәрсә, ул «Барс-Медиа»сыз тормыш тукталыр дисезме әллә. Тавышыгыз булса, тыңлаучысы табылыр. Ә сез аннан башка да югалмаячаксыз»; «Дөреслек өстен чыгачак, бер дә борчылма. Аллаһы Тәгалә барысына да хөкемдар. Ул бөтен нәрсәне дә күрә һәм сиңа уңайлы булган башка юлларны да ача»;
«Сезне беренче тапкыр Казанга кунакка баргач, бәйрәм чарасында күргән идем. Минем уемча, сезгә башка җирдә дә, хәтта Мәскәүдә дә бик файдалы шартларда контракт тәкъдим итәргә мөмкиннәр», — дип, Айгөлгә төшенкелеккә бирелмәскә киңәш иткәннәр.
Айгөлнең әлеге сүзләренә каршы яшь җырчы Ильназ Гибадуллин да фикерен калдырган. «Дөресен әйтәсең, Айгөл, — дигән ул. — «Барс-Медиа» гына түгел, бигрәк тә «TMTV», «Туган тел», «Мәйдан» каналлары акчаны яраталар инде. Күп кенә яңа җырлый башлаган артистлар анда эләгә алмый, чөнки зур акчалар сорыйлар. Ә күптән анда эшли торган артистлар эшли, синең кебек ахыр чиккә җиткәнче, акчасы беткәнче түзә. Лимит мәңгелек түгел бит. Шуңа да талантлы артистлар төшеп кала сәхнәдән.
Минемчә, алар белән көрәшүнең мәгънәсе юк. Айгөл, син талантлы җырчы, син үз карьераңны үзең дә дәвам итә алачаксың һәм күпкә ирешәчәксең. Ә алар анда үзләренең акчаларына батып ятсыннар. Чөнки байлык, бер айлык дигәннәр бит. Аларга иртәме-соңмы барысы да кире үзләренә әйләнеп кайтачак.
Ә шәхси каналлар алар бары тик акча тозагы һәм бик чыгымлы нәрсә. Мин анда эләгергә беркайчан да ашкынмадым. Күңел өчен, үзем өчен, туганнарым өчен җырлыйм. Концертларымны түләүсез дә куя алам. Аллага шөкер, җитеп тора. Шоу-бизнеска тартылмыйм», — дигән ул.
«Ул TMTV ничә ел гына эшли бит әле. Ул каналдан башка да яшәдек, белдек матур җырлаучы артистларны, Аллага шөкер. Яшәгез сез артистлар, без сезне тыңларбыз, карарбыз башка җирдән дә. Шунысы кызганыч, татар телен кысалар. Ә хәзер инде татар җырчыларын да», — дип язучы да бар.
Бер ханым бу бәхәсләргә нокта куйган кебек: «Дөнья бетмәгәндер бит, шуның белән. Язмыш башка сынаулар күрсәтмәсен. Монысы тормыш үзгәреше генә, авырлык түгел», — дип язган.