Айгөл Мильштейн: Әллә ул ашыкты, әллә мин соңга калдым...
Мәскәүдә яшәүче актриса Айгөл Мильштейн Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдиновтан җыр алган, дөресрәге Зөфәр әфәнде Айгөлгә аны бүләк иткән. Айгөл бу җырны шулай ук Мәскәүдә яшәүче танылган артист белән җырлаячак.
"Бу дуэтка ничә еллар буе әзерләнүебезне белсәгез! Әле җае чыкмый, әле вакыт юк, әле җыры туры килми... Ләкин без - актерларда шундый сүз бар: "Сиңа язган роль сине үзе эзләп табачак!" Безне Марат белән җыр үзе эзләп тапты. "Соңгы бүләк" исемле җырны Зөфәр Хәйретдинов бүләк итте. Бу җыр азмы-күпме дәрәҗәдә барыбызга да кагыла. Язмыш аерган, яисә сөйгән яры ташлап киткән авыр вакытлар һәркайсыбызның тормышында булгандыр. Бу җыр миңа бик якын, чөнки күптән түгел ул хәлләр үз башымнан үтте. Якын кешең мизгел эчендә чит-ят кешегә әверелә... Әмма мин аның якын кешесе була алмадым... Әллә ул ашыкты, әллә мин соңга калдым... Безнең җыр һәркемнең йөрәгенә үтеп керер дип өметләнәм. Тиздән аны дөньяга чыгарачакбыз", - диде Айгөл Мильштейн.