news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар Яңа елны яңа йортта каршы алачаклар

Җырчы гаилә белән бер концертта сәхнә артында аралашып алдык. Быел Шәйхетдиновлар Яңа ел бәйрәмен яңа йортта каршы алырга ниятлиләр. Үз куышыбыз булуына сөенәбез, ди алар.

news_top
Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар Яңа елны яңа йортта каршы алачаклар
- Без өйләнешкәннән соң һәрвакыт бер хыял белән яндык. Тизрәк үз куышыбызны булдырасы, йорт салып чыгасыбыз килде. Әлеге теләгебез чынга ашты, яңа йортыбыз Чаллыда урнашкан. Җәй көне күченү мәшәкатьләре белән мәш килдек. Бу Яңа ел бәйрәмен гаиләбез белән үз өебездә каршы алачакбыз. Кунакларга чакыручылар булды, ләкин берәүнең дә тәкъдимен кабул итмәдек. Быел әлеге бәйрәмне аеруча көтәбез. Аннан соң безнең ел якынлаша икән бит, Ришат белән мин кабан елында дөньяга килгәнбез. Шуның өчен әлеге елга зур өметләр баглыйбыз. Иң мөһиме - җан тынычлыгы, сәламәтлек юлдаш булсын, - дип сөйләде Айгөл Шәйхетдинова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар