Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Хәйруллина: “Сәхнәдәш” эфирга чыгасы көн – минем өчен стресс”

“Яңа Гасыр” телеканалы һәр сезонда тамашачыларын яңа проектлар белән сөендерә. Шуларның берсе - “Болгар радиосы”ның “Сәхнәдәш” тапшыруы сентябрь ахырында ТНВ каналында чыга башлый. Тапшыруның үзенчәлекләре, беренче кунаклары һәм башкалар турында аның алыштыргысыз алып баручысы Айгөл Хәйруллина белән сөйләштек.

news_top_970_100
Айгөл Хәйруллина: “Сәхнәдәш” эфирга чыгасы көн – минем өчен стресс”

Айгөл, “Болгар радиосы”нда эфирга чыга торган “Сәхнәдәш” яңа сулыш алды. Элегрәк ул ниндирәк тапшыру иде?

- “Сәхнәдәш” тапшыруының тарихы еракларга барып тоташа. Тапшыру ун еллап элек барлыкка килде. Башта ул башка форматта бара иде: фондта булган спектакльләрдән өзекләр тәкъдим ителде. Без аны Луара апа Шакирҗан белән бергә әзерләдек. Еш кына тапшыру теге яки бу артистның туган көненә багышлана иде. Берникадәр вакыттан соң “Сәхнәдәш”не яптылар.

Яңа “Сәхнәдәш” кайчан эфирга чыкты? Ул нинди үзгәрешләр кичерде?

- 2017 елда мәдәнияткә, сәнгатькә багышланган тапшыру кирәк дигән тәкъдим белән чыктылар. “Бу тапшыруны син эшләмисеңме?” – дип сорадылар миннән. Мин “юк” дип әйтмәдем, чөнки тапшыруның исеме дә, җисеме дә бар. Шулай итеп, 2017 елның 6 февралендә тапшыру кабат эфирга чыкты. Яңартылган тапшыруның төп үзенчәлеге шунда: элек ул язмада барса, хәзер туры эфирда чыга. Биредә сәнгать әһелләре белән әңгәмәләр оештырыла. Ә бервакыт студиягә берьюлы биш театрның директоры килде. Төрле проблемаларны уртага салып, фикер алышып әңгәмә кордык. Ә иң уңышлы тапшыруларыбыз – тере тавышка башкарыла торган концертлар. Аларны ТНВ тамашачысына да күрсәтәсе килде. Моның өчен студиябездә барлык мөмкинлекләр дә булуны исәпкә алып, тапшыруның телеверсиясен төшерү идеясен телевидение җитәкчелегенә җиткердек. Алар хуплады. Шулай итеп, тиздән тамашачы “Сәхнәдәш”не ТНВ каналында карый алачак. Ә “Болгар радиосы”нда ул һәр дүшәмбе 21 сәгатьтә туры эфирда бара.

“Сәхнәдәш”нең беренче телевизион тапшыруында популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова катнашты. Ни өчен нәкъ менә Илсөяне чакырдың?

- Миңа күпләр “син Илсөяне яратасың, шуңа аны катнаштырасың”, ди. Мин яратканга гына түгел, ә эшләве җайлы булганга тапшыруыма Илсөяне чакырам. Нинди генә эшкә алынсам да, беренче чиратта аның белән эшләп карыйм. Радиодагы беренче әңгәмәм дә Илсөя белән булган иде. Җайлы һәм эчтәлекле шәхес булганга миңа аның белән рәхәт. Һәм әйтергә кирәк, ул күпләрдә кызыксыну уята белүче җырчы дип саныйм.

Тапшыруны камерага төшерә башлаганнан соң, үзеңдә, алып бару рәвешеңдә үзгәрешләр барлыкка килдеме?

- Мин үземне иркен тотам. Кирәк булса, сикереп торып биергә дә, камерага карап елмаерга да мөмкин. Тапшыру барышында ясалмалык юк.Микрофон алдына бизәндереп таш курчакны китереп утырттылар да, камера каршында елмаеп кына утырам, дигән әйбер юк. Җырчылар да биредә үзләрен иркен тота. Тели икән – басып, тели икән – утырып җырлый. Җырчы никадәр гадирәк булса, шулкадәр халыкка якынрак. Бу тапшыру телевидениедә рейтинглы булыр дип уйлыйм.

Тапшыруга килгән артистлар синең белән ачылып сөйләшәме?

- Барысы да түгел. Бәлки мин кайбер артистлардан күпне өмет итәмдер? Исемен әйтмим инде. Мәсәлән, бер җырчы турында мин башкачарак фикердә идем. Сорауларны да аңа карата булган мөнәсәбәтем һәм фикерләвемнән чыгып әзерләдем. Ләкин мин аны ача алмадым.

Эфир вакытында сүз арты сүз чыгып, кызып киткән чаклар буламы?

- Килешмәүчәнлекләр була. Мин беркайчан да үз фикеремне әйтүдән курыкмыйм. Ничек уйлыйм, шулай әйтәм. Бервакыт бер җырчы белән көтелмәгән хәл булды. Үзен яратсам да, концертын яратмадым. Һәм бу хакта туры эфирда үзенә әйттем. Җырчы өчен бу көтелмәгән булды, күңеленә авыр алды. Бөтен кеше дә концертны ошатмаган кебек үк мин дә ошатырга яки ошатмаска мөмкин. Ялагайланып “концертың матур булды” дип әйтә алмадым, чөнки мин аның концертын башкачарак күзаллаган идем.

Тапшыруга ничек әзерләнәсең?

- Иртәдән әзерләнә башлыйм, сораулар туплыйм. Ул көн минем өчен стресс: сөйләшмим, кибеткә чыкмыйм, беркая да бармыйм. Җырчыга “кереп китеп” көне буе әзерләнәм. Атна буе уйлап, эзләнеп йөрим. Сорауларны кабатламаска, стандарт сораулар бирмәскә тырышам.

ТНВ каналын караучылар якын киләчәктә кайсы җырчыларны “Сәхнәдәш” тапшыруында күрә алачак?

- Илсөя Бәдретдинова, Филүс Каһиров, Рифат Зарипов, Данир Сабиров, Фирдүс Тямаев, Рәфинә Ганиуллина һәм Рәзил Камалов, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар.

Әлеге проекттан канәгатьме син?

- Мин бу проектны бик яратам. Яратмаган ризыкны ашыйсы килмәгән кебек үк яратмаган эшемне башкара да алмыйм. Яраткан эшеңне эшләгәндә, аның нәтиҗәсе син көткәннән дә яхшырак була. Әгәр кеше үз эшен яратып, җиренә җиткереп, тамашачы яки тыңлаучыга җитәрлек мәгълүмат биреп эшләмәсә, вакытын бушка үткәрә дип саныйм.

Кагыйдә буларак, һәр алып баручы танылырга тели. Синең өчен бу мөһимме?

- Дан-шөһрәт, танылу өчен яшәмим дә, эшләмим дә. Мин университетның театр бүлеген тәмамладым. Бездә укыганда ук “йолдызлык чире”н сыттылар, үтерделәр. Мине Илдар Хәйруллин сайлап алды, Наил Дунай курсында укыдым. Студент вакытта Г.Камал театрында ике спектакльдә уйнадым.Дүртенче курсны тәмамлагач, радиога килеп урнаштым. “Мине танысыннар, күрсеннәр” дигән әйбер юк. Киресенчә, күрмәсәләр, танымасалар ярар иде дип йөрим.

Ир-атлардан үзеңә карата игътибарны еш сизәсеңме?

- Әлбәттә, кешенең күзе матур хатын-кызга төшә. Үземне матур дип санамасам да, сөйкемле сөягем бар дип уйлыйм. Мин кешегә караңгы чырай күрсәтә белмим, барысына да елмаям. Һәркем – хатын-кыз, ир-ат моны башкача кабул итә. Шуңа күрә соңгы арада артык еш елмаймаска, җитдирәк булырга дигән фикергә килдем. Мине шыр тиле кебек елмаеп йөри, бик гади дип уйлыйлар. Әйе, әгәр кеше минем белән уртак тел таба икән, мин – гади. Әгәр гайрәтемне чигерсә, мин аңа борылып та карамыйм. Мин гади түгел...

Радиодагы коллегаларың белән нинди мөнәсәбәттә?

- Радиода мине туры сүзле чуар хатын итеп кабул итәләр. Чуарлык бар инде миндә...

Дусларың күпме?

- Яшь вакытта дуслар бик күп булган икән ул. Узган ел август аенда – тормышымның бер этабында айнып киттем. “Бу кеше минем белән ник аралаша, ә мине аның белән нәрсә бәйли, бу кеше нишләп минем янымда, бу кеше белән аралашу миңа кирәкме, ә мин аңа нәрсәгә?” дип барысын да “сортировать” иттем. Мин хәзер беркемгә дә ачылмыйм. Күпләр исәнләшеп үтеп китүгә үк, артыңнан уңышларыңа көнләшеп карый. Ә миңа янәшәмдә андый кешеләр кирәкми. Миңа мине ничек бар, шулай кабул итә торган кеше кирәк. Бүгенге көндә минем бер иптәш кызым бар. Җаныма якын кешеләр – ул минем әнием, сеңлем һәм улым.

Чуар хатынның арган чаклары буламы?

- Була! Арганда мин псих булырга, якыннарыма кычкырып ташларга мөмкин. Дөрес аннары гаебемне танып гафу үтенәм. Утырып елаган чаклар да була.

Сине нәрсә илһамландыра?

- Үрмәләп барган кырмыска! Мин яңгыр, кар яуганын карарга яратам. Йолдызнамә буенча сукояр йолдызлыгында тугангамы, табигать күренешләренә мөкиббәнмен. Салават күпере чыкканда, мин энергия алам!

Айгөл, мәңге яшь, зифа булып калуыңның сере нидә?

- Күп нәрсә туклануга бәйле. Мин боткалар яратам, иртәләрен ботка ашыйм. Ит ашыйсың икән, итне яшелчә белән ашарга кирәк. Кыскасы, үзеңне яхшы формада тоту өчен дөрес тукланырга һәм спортзалга йөрергә кирәк. Гомумән, ашарга пешерергә яратам. Ә менә тегү һәм чигү эше белән дус түгел...

Синең өчен бәхет нәрсә ул?

- Сау-сәламәт булу. Яшь барган саен шулай дип уйлыйсың икән ул. Әлбәттә, якыннарыңның исән булуы – зур бәхет. Бу дөньяга мәңгелеккә килгән кебек яшәргә кирәкми. Мин моны әти үлгәч аңладым. Без һаман каядыр ашыгабыз, мал җыябыз, мәңгелеккә килгән кебек яшибез. Булганына сөенеп яшәргә кирәк. Мин бүгенге тормышымнан канәгать – кияргә киемем, ашарга ипием, яшәргә өем бар.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100