Айгөл Хәйри “Урман юлында” җырын башкара
Айгөл Хәйри “Урман юлында” җырын башкара.
Гөлшат Зәйнашева сүзләре
Илгиз Мәҗитов көе
Аерылдык урман юлында,
Җир җиләкле аланда.
Бик ямансу булды миңа
Бер ялгызым калганда.
Борылдым урман юлыннан,
Атладым синең эздән.
Җир җиләгенә чык түгел,
Яшь тамды минем күздән.
Җир җиләкләре коелыр,
Урман юлы тапталыр.
Көтәрмен сине гомергә,
Мәхәббәтем саф калыр.