Җырчы, "Нур" татар театры артисткасы Айгөл Габдуллина кыз бала тапкан. Бу хакта ул Инстаграмында хәбәр итте.
Айгөлне һәм ире Рөстәмне котлауларга без дә кушылабыз. Бәхетле булыгыз!
"Мин очам. Мин бүген үземнең фәрештәмне күрдем. Сүзләр артык. Изге Ураза аенда шундый бүләк өчен Ходаема рәхмәт. Мин хәзер Әни. Телефон шартлый. Зур рәхмәт котлауларга. Барыгызга да җавап бирергә тырышам", - дип язган Айгөл.
Баланың авырлыгы 3400 грамм, буе 51 см.
Инстаграмда язылучылар Айгөлгә һәм аның иренә сәламәтлек, бәхет, баланның игелеген күреп яшәргә язсын дип теләгән.
Айгөлне һәм ире Рөстәмне котлауларга без дә кушылабыз. Бәхетле булыгыз!