Айгөл Фазыйлова вафат, аның җиде яшьлек улы Әмир туганнарында яши
Айгөл Фазыйлова вафат, аның җиде яшьлек улы Әмир туганнарында яши
Яман шештән интегүче 31 яшьлек Айгөл Фазыйлова узган төндә вафат булган. Ул Вавилова исемендәге Казан хосписында яши иде. Айгөлнең үлеме турында хоспис социаль челтәрләрдә язды.
Айгөлне бүген Әлки районында җирлиләр.
Җиде яшьлек Әмир әнисенең соңгы минутларында хосписта, аның янында булган. Моны психолог киңәш иткән. Айгөл янында табиблар һәм хоспис хезмәткәрләре дә булган. Алар аның соңгы минутларын җиңеләйтергә тырышкан. "Бәхеткә, Айгөлнең дуслары да күп ите. Алар аның өчен булдыра алганын да, булдырып булмаганын да эшләделәр", диелә хоспис хәбәрендә.
Социаль челтәрдә баланың киләчәге белән кызыксынганнар. "Айгөлнең җиде яшьлек улы Әмир туган апасы белән яшәячәк", дип җавап биргәннәр социаль челтәрдә хоспис аккаунтыннан.
"Улы килгәндә, Айгөл комада иде инде. Безгә килгәндә, аның хәле бик авыр иде. Башта ул бераз торып йөргәләде. Соңгы көннәрдә урын өстендә генә ятты", - дип сөйләгән хоспис җитәкчесе Вавилов. Бу турыда "КП" сайты язды.
Айгөл Фазыйлова яман шешнең дүртенче стадиясе булганда, "Беренче канал"га мөрәҗәгать итте. Ул нәни улы Әмиргә яңа гаилә эзләгән иде. Улын балалар йортына алып китәрләр дип курыкты. Шуңа күрә ул Андрей Малаховның «Туры эфир» тапшыруына мөрәҗәгать иткән.
- Яман шеш белән авыручы ана: “Минем улымны ташламагыз!”
- Айгөл Фазыйлова улы белән хосписка күченгән һәм операциягә әзерләнә
- Яман шешнең дүртенче стадиясеннән интегүче Айгөл Фазыйлова ярдәм сорый
- Рөстәм Миңнеханов алты яшьлек Әмиргә һәм аның яман шеш белән авыручы әнисенә ярдәм итәргә кушты
- Яман шеш белән авырган Айгөл Фазыйлова баласына ярдәм итүне сорый
- Яман шеш белән көрәшүче ялгыз ана улы өчен гаилә эзләүне туктаткан
- Яман шеш белән авырган Айгөл Фазыйловага "бу дөньяда эшләрен тәмамларга" киңәш иткәннәр