Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Фазыйлова, хәле авыраю сәбәпле, хосписка күченгән

Айгөл Фазыйлова, хәле авыраю сәбәпле, хосписка күченгән

news_top_970_100
Айгөл Фазыйлова, хәле авыраю сәбәпле, хосписка күченгән
Яна шеш белән авырган Айгөл Фазыйлова кабат хосписка күченүе турында яза.

"Озак язмавыма ачуланмагыз, хәлем булмады, бик нык авырдым. Хастаханәдән чыккач, өйдә хәл җыярга тырышты, барып чыкмады. Хәзерге вакытта мин хосписта. Тын кысылу кимемәде, начарая гына. Тагын бер авыру - панкреатит башланды. Атна буе өянәкләр белән өйдә яттым, хосписка алып киттеләр. Тагын химиятерапия билгеләделәр, таблеткаларда, Ластет капсулалар. Аның кире тәэсире - баш әйләнү, косасы килү. Пенкреатит һәм химиянең кире тәэсире булган саен гел уколлар ясап торалар", - дип язган ул. 

Айгөл инсаграмдагы дусларын "минем иң якын кешеләрем" дип язган һәм аларга сәламәтлек һәм бәхет теләгән.

"Айгөл, син дә безнең якын кешебезгә әйләндең. Яратабыз һәм сезнең өчен борчылабыз".
"Нык бул, синең көчең җитәр. Улың белән нәрсә эшлисе турында уйла", - дип яза дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100