Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариеваның кызы матурлык бәйгесендә гадел җиңгәнме?

Җырчы Айгөл Бариеваның кызы "Мисс КАИ-2018" бәйгесендә җиңү яулады. Бу хакта бәйгенең рәсми сайтында пост чыкты. Әмма әлеге язма астында бәйгедә катнашучылар оештыручыларга шелтә белдергән. Аларның сүзләренчә, җиңүчене сайлаганда дөрес хөкем итмәгәннәр. 

news_top_970_100
Айгөл Бариеваның кызы матурлык бәйгесендә гадел җиңгәнме?

КАИда узган матурлык конкурсының шартлары буенча, Вконтактедагы төркемдә халык фикерен ачыклаганнар. Анда Айлинәгә караганда күбрәк тавыш җыйган кыз булган. Шул сәбәпле, җиңүче дип Айлинәне игълан иткәч, бәйгене күзәтеп баручыларда дәгъва туган.

Төркемдә конкурсны оештыручылар һәм Айлинәгә карата тәнкыйть сүзләре язучылар күп булган. Тупас сүзләр дә язганнар. Конкурсны оештыручыларга карата дәгъва белдергән күп кенә комментарийлар бетерелгән.

Без Айгөл Бариева белән элемтәгә кердек. Ул: "Сез нигә әлеге сорау белән миңа мөрәҗәгать итәсез? Мин оештыручы түгел! Гомумән, хәзерге вакытны Таиландта ял итәм", - диде.

Айгөл Бариева шелтәләрнең үзенә кызык түгеллеген әйтте. "Кеше язган әйберне укымадым да, укымыйчакмын да. Кызым әлеге бәйгедә үзе теләп катнашты. Мин аңа кысылмадым да", - диде ул.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Кызым @aylinochkaa !!!Алтыным!!!С победой тебя!!!УРААААААА!!! Мы все верили в тебя!И ЭТО ТВОЯ ЗАСЛУЖЕННАЯ ПОБЕДА И ЧЕСТНАЯ ПОБЕДА!!Признаюсь,честно,никогда не верила в эти конкурсы...и тут вот на тебе! У нас 2 часа ночи,я плачу от счастья,этиен счастлив.Ты сделала очередной подарок на его юбилей!!!Аллаһыма мең шөкер!!!Спасибо всем всем ,кто нас поддержал и искренне болел за нас!!! #Repost: @miss.mister_kai_org via @repostyapp ··· “ ВОТ ОНА НАША НОВАЯ КОРОЛЕВА!!! МИСС КАИ 2018 - ЮСИПОВА АЙЛИНА #мисскаи #мисскаи2018 ”

Публикация от Aigul Barieva Бул гына (@aigul_barieva)

Җырчы тавыш бирүләрнең ни өчен оештырылганын аңлатты. "Тавыш бирүләр нәтиҗәсендә "приз зрительских симпатий" номинациясендә җиңде ул кыз! Кызым өчен шатланыр урынына мәгънәсез сораулар бирәсез", - дип тәмамлады сүзен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100