Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариеваның кызы Айлинә Юсипова Мисс КАИ конкурсының финалына узган. Бу хакта ул Инстаграм битендә язды.
news_top_970_100
“Күпме көч һәм тир түккәнемне сөйлисем килми. Миңа инде күптән бу кадәр күп эмоцияләр, хәрәкәтләр җитми иде. Барысын да әйтеп бетереп булмый, аны үзең аша үткәрергә кирәк. Минем белән булган кешеләргә рәхмәтлемен! Иң мөһиме, гаиләмнең, якыннарымның, дусларымның миңа яхшы мөнәсәбәттә булуы. Мин чираттагы тапкыр чын байлыкның нәрсә икәнен аңладым! Барыгызны да кадерлим”, - дигән Айлинә.
“Котлыйм, кызым! Мин синең белән горурланам. Яшермим, мин мондый конкурсларда катнашуыңа каршы идем. Әмма ләкин син миңа һәм башка кешеләргә бервакытта да курыкмыйча куйган максатка ирешергә кирәклеген исбатладың! Миннән көчлерәк һәм кыюрак булганың өчен шатмын”, - дип язган Айгөл Бариева.