Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариеваның Америкада яшәүче туганының кызлары татарча җырлый

Инстачылар чит илдә яшәп, үз телләрен онытмаган кызларга соклана.

news_top_970_100
Айгөл Бариеваның Америкада яшәүче туганының кызлары татарча җырлый
https://www.instagram.com/aigul_barieva/

Айгөл Бариеваның Америкада яшәүче туганнан туган сеңлесенең кызлары, милли киемнәр киеп, «Туган тел»не башкарган. Баянда — бабалары, Шамил Бариевның бертуган энесе Наил Бариев.

Айгөл бу видеоны инстаграмга урнаштырган. «Яраткан сеңелләремнән бу көннәрдә менә шундый күчтәнәч килеп иреште. Бу җимешләр Америкада туганнар, әтиләре татар түгел. Казанда бер тапкыр гына булдылар. Шуңа да карамастан, үз телебезне өйрәнеп, булачак Тукай бәйрәменә әзерләнәләр», — дип яза ул.

Кызларның җырны тулысынча башкарганын ютуб аша карап була. Сылтамасын җырчы сторисына куйган.

«Матур кызлар, матур милли бизәкле киемнәр кигәннәр», «Һәрвакыт сокландыра шулай чит илдә яшәп, үз телләрен онытмаган, балаларына өйрәткән гаиләләр! Ә менә үзебезнең Татарстан шәһәрләрендә яшәп телебезне онытканнар, балалары руслашып бетткәннәрне күрү аяныч. Кызганыч, андыйлар артканнан арта»;

«Институтта инглиз телен өйрәнә башлагач, укытучы: „Татарларга инглиз телендә сөйләшүе җиңелрәк булачак, күп авазлар ике телдә дә бар“, — дигән иде. Монда инде киресенчә, татар телен өйрәнгәннәр, бер акцент та сизелми»;

«Бик зур рәхмәт Наил абыйга, бу кызларның әнкәләренә. Аларның тәрбиясе бит бу. Чит илләрдә яшәп, балаларына туган телебезгә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли алганнар бит. Соклангыч балалар. Безнең нәселебездә дә бар андыйлар. Америкада яшәүче туганнарыбызның балаларының телләре татарча ачылды. Инглиз телен дә, татар телен дә яхшы беләләр. Хәзер инде русча да өйрәтә башладылар. Ләкин иң беренче туган телен яхшы белсен иде бар кеше дә», — дип комментарийлар калдырган инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100