news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариевадан йогыртлы чизкейк

Җырчы Айгөл Бариевадан йогыртлы һәм җиләк-җимешле чизкейк тәкъдим итәбез.

news_top
Айгөл Бариевадан йогыртлы чизкейк
Чизкейкның нигезе өчен: 200 г печенье, 70 г атланмай.

Бүлмә температурасында йомшарган атланмай белән изелгән печеньены уарга, аннары табага пергамент куеп шунда җәяргә һәм 30 минутка суыткычка куярга.

Эчлек өчен: 4 киви, 2 банан, 70 г шикәр комы, 1 аш кашыгы лимон согы, 500 г куе йогырт, 10 г желатин.

Желатинны 0,5 стакан кайнаган суда бүрттерергә. Кивины шакмаклап турарга, шикәр комы, лимон согы салып 2 минут утта җылытып алырга, бу кивинын согы чыксын өчен шулай эшләнелә. Аннары бу массаны суытырга. Соңыннан желатинны һәм йогыртны салып болгатырга.

Суыткычтан чизкейкның нигезен алырга, телемләп туралган банан җәяргә, өстенә йогыртлы массаны салырга. Чизкейкны төнгә суыткычта калдырсагыз, иртән әзер булачак.

Иртәнге чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар