Айгөл Бариевадан тавык ите белән суганлы рулет рецепты
Җырчы Айгөл Бариевадан тәмле кичке аш - тавык ите белән суганлы рулет рецептын тәкъдим итәбез.
Тавык ботын, канатларын майонез, сарымсак, суган, тоз, төрле тәмләткечләр белән сыларга һәм ярты сәгать шулай тотарга. Аннары ярты сәгатькә духовкага куярга.
Аерым табада суган һәм кишер, помидор кыздырырга.
3 йомыркадан токмач камыры басарга һәм җәяргә. Суганны бик ваклап турарга һәм камырга сибәргә, өстенә угычтан атланмай уарга, камырны рулет сыман төрергә һәм 20 минутка туңдыргычка куярга.
Кәстрүльгә кишер, суган һәм помидор массасын салырга, өстенә кыздырылган тавык ите куярга. Рулетны туңдыргычтан аларга, кисәкләргә бүләргә һәм тавык өстенә тезәргә. Кәстрүльгә яртылаш шулпа яки су салырга һәм 25-30 минут пешерергә.
"Бик туклыклы һәм тәмле булачак", - ди җырчы.