news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариевадан солы печеньесы рецепты

Җырчы Айгөл Бариевадан солы печеньесы рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Айгөл Бариевадан солы печеньесы рецепты
Камыр өчен: 150-160 г атланмай, 60-70 шикәр комы, 1 йомырка, тоз, ванилин, дарчин (корица), көпшәкләндергеч, 1 стакан солы ярмасы, 2 аш кашыгы йөзем, ярты кара шоколад, 1 стакан он.

Атланмай белән шикәр комын уарга, аннары йомырка өстәргә. Тоз, ванилин, дарчин, көпшәкләндергеч салып болгатырга һәм солы ярамасы салып уарга. Камырга йөзем һәм ярты плитә кара шоколадны ваклап салырга, он өстәп камыр басарга. 

Камырдан шарлар ясарга. Майланган табага пергамент җәяргә һәм печеньеларны тезеп чыгарга. 180 градуска кадәр кызган мичтә 15-20 минут пешерергә. 

 Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар