Айгөл Бариевадан "Балачак тәме" - "Бәрәңге" пирожные рецепты
Җырчы Айгөл Бариевадан "Бәрәңге" пирожные рецептын тәкъдим итәбез.
Ингредиентлар: 400 грамм кибет печеньесы ("Топленое молоко"), 300 г (1 банка) куертылган кайнатылган сөт (вареная сгущенка).
Печеньены вакларга, куертылган сөт салып болгатырга. Теләгән кеше төрле чикләвекләр, җимешләр дә өсти ала.
Печеньены вакларга, куертылган сөт салып болгатырга. Теләгән кеше төрле чикләвекләр, җимешләр дә өсти ала.
Шарлар ясарга һәм 2-3 сәгатькә суыткычка куярга.
Чәйләрегез тәмле булсын!