news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариевадан «баклажан кабымлыгы» салаты

Яшелчәләрне чиратлап салып пешерергә кирәк.

news_top
Айгөл Бариевадан «баклажан кабымлыгы» салаты
«Татар-информ» архивы

Айгөл Бариевадан кышка әзерләү өчен баклажан салаты рецепты тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: 3 кг помидор, 1,5 кг татлы борыч, 1,5 кг баклажан, 0,5 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 0,5 стакан үсемлек мае, 2 аш кашыгы аш серкәсе.

Помидорны иттарткыч аша чыгарырга, 30 минут пешерергә, тәмләткечләрне салырга һәм 15 минут кайнатырга. Аннары борыч белән баклажанны турап салырга, тагын 30 минут кайнатырга. Салатны уттан алыр алдыннан аш серкәсе салып яхшылап болгатырга һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырып куярга.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар