Камыр өчен: 2 стакан җылы су, 1 стакан үсемлек мае, тоз, он.
Эчлек өчен: фарш (сыер һәм тавык ите), бәрәңге һәм суган, бераз гына шулпа, атланмай һәм тоз, борыч.
180 градуска кадәр кызган мичтә 40-45 минут пешерергә кирәк.
Пешеп чыккач бөккәнне буйга ярырга һәм эченә эретелгән атланмай салырга мөмкин.
Тәмле булсын!