Айгөл Бариевадан алма желесы рецепты
Җырчы Айгөл Бариевадан алмадан конфитюр (желе, джем) ясау рецептын тәкъдим итәбез.
1 чиләк (10 литр) алманы юарга, кортларыннан чистартырга. Алманың кабыгын, үзәген алырга кирәкми. Кәстрүльгә 1,5 литр су һәм алмаларны салырга, 1 сәгать кайнатырга.
Аннары бу массаны марляга салырга, суы бер савытка агарга тиеш. Шул сокны үлчәргә. 1 банкага 1,2 кг шикәр комы исәбеннән эшләргә.
Бу катнашманы алюминий савытка салырга һәм 40 минут сүрән утта кайнатырга. Масса куерырга тиеш.
Стерильләштерелгән банкаларга тутырып куярга.