Айгөл Бариевадан "Аджапсандал" рецепты
Җырчы Айгөл Бариевадан "Аджапсандал" рецептын тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: татлы борыч, баклажан, помидор, сарымсак, яшеллек һәм сыек май.
Яшелчәләрне духовкада яки мангалда пешерергә кирәк. Аннары кабыкларыннан чистартырга, шакмаклап яки саламлап турарга. Сарымсак, яшеллек һәм сыек май салып болгатырга.
Салатны җылы һәм салкын килеш ашарга мөмкин.