Айгөл Бариевадан 15 минутта ясала торган торт рецепты
Җырчы Айгөл Бариевадан пешермичә генә ясала торган торт рецептын тәкъдим итәбез.
Торт өчен: 350 шәр граммлы ике кап (берсе шоколадлы) печенье, җиләк ширбәте.
Крем өчен: 300 мл сөт өсте (33%), 130 грамм шикәр комы, 400 грамм эремчек (9%).
Эш барышы: печеньеларны җиләк сиробына манып алырга һәм фольга белән төрелгән савыт буйлап тезәргә. Һәр катына крем сыларга кирәк. Әзер тортның өстен шоколад яки җиләк-җимеш белән бизәргә була. Бер-ике сәгатькә суыткычка куярга.