news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева җырлый - "Син барлыгын мин белмәдем"

Айгөл Бариева башкаруында "Язмыш микән?" - "Син барлыгын мин белмәдем" - җыры.

news_top
Айгөл Бариева җырлый - "Син барлыгын мин белмәдем"

"Язмыш микән?"

Әнгам Атнабаев сүзләре, Ринат Рәхмәтуллин көе.

Язмыш микән безне очраштырды, —
Юлларыбыз килеп кисеште,
Күзләребез меңнәр арасыннан
Берсен-берсе табып күреште.

Мин барлыгын син бит белми идең,
Син барлыгын мин дә белмәдем;
"Яратам" дип миңа әйтмәдең син,
Мин дә сиңа "сөям" димәдем.

Үз юлыңнан кабат китеп бардың,
Дәвам иттем мин дә юлымны;
Саубуллашкан чакта кыялмадым
Кысарга да хәтта кулыңны.

Ә йөрәктә нидер торып калды:
Сүнәр очкын,янар ут микән?
Очрашырга сүз дә куешмадык,
Очрашырбыз микән,юк микән?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар