Айгөл Бариева якын кешеләренең икейөзле булуын аңлаган
Бу көннәрдә Канадада йөрүче Айгөл Бариеваның кәефсез көне, күрәсең. Инстаграмда моңсу пост урнаштырган.

"Ялгышуыңны аңлау бигрәк авыр инде. Сине яратмауларын, кабул итмәүләрен болай да белгән кешеләрдә түгел, ә нәкъ менә якыннарыңда ялгышу авыр. Алар, янәсе, синең белән дус, янәсе синең өчен сөенәләр, янәсе синең белән көенәләр. Ә бит син аларның кем икәнен беләсең һәм бу спектакльне көн саен күзәтәсең. "Нәрсәгә сиңа бу битлек, сал!" - диясе килә. Берәү дә бит сине аралашырга, дус булырга мәҗбүр итми. Үзең булу һәм уйнамау яхшырак бит. Чөнки кайчан да булса кешенең үз йөзе барыбер ачылачак. Уф, гафу итегез, җыелды. Минем янәшәдәге кайбер кешеләргә шундый әйтәсе килә. Әмма алар бу постны күрерләр һәм аңларлар дип уйлыйм. Моңсу һәм авыр хәл бу", - дип язган Айгөл.