Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева туксанынчы елларның куркыныч хатирәсен искә төшергән

Җырчылар төркеме Ләйсән Мәхмүтованың туган көнен бәйрәм иткән.

news_top_970_100
Айгөл Бариева туксанынчы елларның куркыныч хатирәсен искә төшергән
Салават Камалетдинов

Лилия Муллагалиева, Айгөл Бариева һәм Фәридә-Алсу дуслары Ләйсән Мәхмүтованы юбилее белән котлаганнар. Бәйрәм туксанынчы еллар стилендә узган. Айгөл Бариева үзенең инстаграм сәхифәсендә «вечеринка”дан фото һәм видеолар белән бүлешкән. 

«Бездә бүген бик шәп туксанынчы еллар вечеринкасы. Рәхмәт, Ләйсән! Безне бүген яшьлеккә кире алып кайттың. Мул өстәлләр, искиткеч тәмле ризыклар, биедек, җырладык, бассейнда йөзеп, хамам кердек. Җиләкле юбилеең белән котлыйбыз сине», — дигән ул. 

Алдагы постында Айгөл Бариева ул еллар белән бәйле истәлекләрен яңарткан.

«Ул чордагы гопник, группировка дигән төшенчәләр барыбызга да таныш. Кичке якта үзең генә өйдән чыгарга шактый куркыта иде. Бер вакыйга күңелемә уелып калган. 

Без, әти-әниләр белән киенеп-ясанып, кунакка барырга җыендык. Өйдән чыгу белән каяндыр металл шарлар очканын күреп алдык. Кычкыру, ату тавышлары ишетелә башлады һәм без ике төркем егетнең, кыргыйлар кебек, бер-берсенә ташлану күренешенә тап булдык. 

Бу бик куркыныч иде. Тиз генә борылып, өйгә кереп киттек.  

Бу көнне ике группировка сугышкан икән. 

Ул чорның тарихта гына калуына сөенәм. Мин үзем болардан бик еракта торучы, берни аңламаучы, тыйнак уку алдынгысы идем. Ләкин ул елларны беркайчан да онытмам. Төсле олимпийкалар, зәңгәр сөрмә, сагыз, кабартылган чәчләр, лосина», — дип язган Айгөл Бариева. 

Инстачыларның игътибарын кызларның имиджы җәлеп иткән. Калдырылган комментарийларның күбесе шул турыда. 

«Маски-шоу булган бу. Каян табып бетердегез бу киемнәрне? Кайсыгызда „аdidas“ олимпийкасы, варенкалар, ал колготки, төрек свитерлары, кызыл ыштаннар», «Сезнең авырлыкка имән идәннәр кирәк», «Бигрәк килешеп тора Лилиянең триколары», — дип яза алар. 

«Кызлар, вәт булдырасыз! Эштән арып кайтканнар онытылды сезнең биюне карагач. Исән-сау булыйк», «Гаиләгезне дә тәрбиялисез, йортыгызны да гөл кебек тотасыз, балаларыгызны „өф“ итеп үстерәсез, тәмле ризыклар әзерлисез, сәхнәдә дә җырлап-биисез, күңел дә ача беләсез, кеше күңелен дә күрәсез, төс-кыяфәтне дә карарга өлгерәсез», — дип мактаган кайберәүләре.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100