Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева нигә сәхнәдә сирәк күренә?

Җырчы Айгөл Бариева соңгы вакытта сәхнәләрдә сирәк күренә. Моның үз сәбәпләре бар икән. Бу хакта ул виртуаль дусларына ачыктан-ачык сөйләргә булган.

news_top_970_100
Айгөл Бариева нигә сәхнәдә сирәк күренә?
Рамил Гали

«Кадерле, хөрмәтле тамашачым! Соңгы арада минем сәхнәгә чыгуым сирәгәя башлады. Белмим нәрсә белән бәйле бу хәл. Пандемия, акча, илһам… Белмим… Күңелдә ниндидер бушлык. Иҗат кешесе кешеләр, тамашачылар өчен нәрсәдер бирергә тиеш. Ә бирер өчен ул үзе тулы булырга тиеш. Минем әлегә бу өлкәдә бушлык. Яшермим. Белмим, кайчан яңа сулыш, идеяләр белән яңа җырлар яздырып, үз концертымны булдырырмын икән.

Яшермим, үз тамашачым белән бик тә күрешәсем килә. Ләкин болай гына, «для галочки», акча эшләү максаты белән түгел. Минем сезгә җырларым, иҗатым белән мәхәббәт, көч, яшәү өчен дәрт, алга атларга максат, илһам бирәсем килә. Әлегә ул миндә юк… Сәхнәгә артист тамашачыга нидер бирерлек булса гына чыгарга тиеш. Әлегә мин буш, гафу. Күңелем, хисләрем, илһамым буш… Ләкин мин кайчан булса да кайтачакмын! Мин ышанам! Булыгыз гына», — дип яза Айгөл Бариева телеграм каналында.

Виртуаль дуслары яраткан җырчыларына барысыда яхшы булачагына ышанырга куша. «Без түземле, булыгыз гына», «Бөтенесе дә әйбәт булыр, Айгөл. Батырларга да ял кирәк», «Без сезне көтәрбез» — дип комментарийлар калдырган алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100