Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева: “Нигә акчагызны әрәм итеп сары матбугатка языласыз?”

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева Инстаграмда туры элемтәгә чыгып, ни өчен сары матбугатка языласыз дигән сорау белән халыкка мөрәҗәгать итте.

news_top_970_100
Айгөл Бариева: “Нигә акчагызны әрәм итеп сары матбугатка языласыз?”
Айгөл Бариева берничә көн элек Инстаграмга ялангач ботларын күрсәткән фото куйган иде. Бер татар газетасы җырчының шушы фотосын һәм укучыларның җырчыны тәнкыйть итеп язган комментарийларын күчереп бастырды. Айгөл Бариева Инстаграмдагы постында газетаны тәнкыйть итеп язды. Ул газетаны үзе турындагы мәгълүматны рөхсәтсез кулланганы өчен судка бирергә теләве әмма "пычранырга теләмәве" хакында яза. 

Берничә көннән ул туры эфирда мөрәҗәгать белән чыкты. Интертат җырчы чыгышының текстын тәкъдим итә. Рус телендәге өлеше татарчага тәрҗемә ителде. 

“Кадерле кешеләр, кадерле халык, тамашачылар, дуслар. Нигә сез акчагызны әрәм итеп шул сары матбугатка языласыз? Ни өчен? Гайбәт җыяр өченме?

Хәзер 21 гасыр, һәм Аллага шөкер, Инстаграм бар. Сез артистлар белән менә шулай турыдан-туры аралаша аласыз. Аның турында социаль челтәрләрдән белә аласыз.

Мин татарча сөйләшмим, чөнки монда руслар да бар. Мин татарча [сөйли] башлаган идем, монда русча сөйләшергә сорадылар. Зинһар өчен, ичмасам моңа бәйләнмәгез инде.

Һәрбер әйбернең чиге бар. Миңа кичә шушы мәкаләне авылдан җибәрделәр. Сезгә сорау бирәсем килә. Нигә сез ул гәзитләргә языласыз? Кешеләр бит акчаны әрәм итеп [языла]. Ул гәзитләр бернинди мәгълүмат күтәрми һәм рухи байлык бирми. Ул гәзитләрне бары тик “сары пресса” дип әйтәм инде мин. Һәм сез шуларга акчагызны әрәм итеп языласыз.

Минем шул гына соравым иде сезгә. Шуңа күрә, күзегезне бераз гына ачасым килә. Әлбәттә, ул газетаны чыгарган кешеләр барысына да бара. Мин инде моны аңладым.

Һәм төрле сайтлар. Мин бу этлекне кайсы газета эшләгәнен әйтә алам, ләкин мин моны эшләмим. Пычранырга җыенмыйм. Ул кеше минем әтиемнең студенты булып чыкты.

Мин ситуацияне аңлатыр өчен һәм сөйләшергә туры эфирга чыктым. Һәм минем русча да, татарча да сөйләшергә, фикеремне әйтергә хакым бар. Шуңа күрә кемнең карыйсы килми, кемнең минем урыс телемне яисә татар телемне ишетәсе килми чыгарга, карамаска мөмкинсез.

Мин ул мәкаләне чыгарган кеше белән сөйләштем бүген иртән. Аның аклануларыннан башка... Мин хәтта тыңлап та тормадым. Мин үз фикеремне генә әйттем. Бу кешене җәзага тарта ала идем. Сез белеп торсын дип әйтәм, шоу-бизнеска кагылышы булмаган кешеләр законнарны белеп торсын өчен әйтәм. Социаль челтәрләрдә шәхси фотоларны, материалларны хуҗасының рөхсәтеннән башка кулланган өчен закон тарафыннан җәза бирелә. Моның маддәсе дә бар. 

Бу гәзитне судка да бирә ала идем, әмма пычранасым килми. Ирем белән дә киңәшләштем".

Айгөл Бариеваның укучылары төрле комментарийлар калдырган:

- Нигә чыктың “прямойга”, уфтанасы булгач? 
 
- Авылда әбиләргә мәҗбүри яздыралар бит.
- Айгөл ханым, тәртипле, үзенчәлекле, күңелендә йомшаклык булган кешене басалар инде ул. Көнчелек бу.
- Сезнең өчен елап утырам. Борчылмагыз, зинһар.
- Айгөл, үзегезгә ничек ошый шулай яшәгез. Кешеләр үзләрен әллә кемгә куялар, теләсә нәрсә язалар. Алла тазалык бирсен, уңышлар! Молодец!
- Фотосессия матур булган, миңа бик ошады. Бу фотолар да берни дә юк! Гади фотолар. Әйе, сәхнәдә түгел, концерт күлмәкләреннән дә түгел.
- Кеше купальник белән дә фото куя һәм шуннан нәрсә? Һәркемнең үз тормышы, кешеләр, тынычланыгыз зинһар.

Айгөл Бариеваның конфликт чыгарган посты:


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Я знаю!!!Те кто сделал это,увидят этот пост!!!Потому что они тайно сидят здесь,и как гадюки выискивают за что бы зацепиться и выставить у себя,чтобы поднять свой рейтинг умирающей газетеньки или сайта....Так вот!!!Пусть эти ваши подлые поступки останутся на вашей совести,хотя у таких людей ее давно нет уже!!!Я прекрасно знаю кто это сделал!И кто и что говорит за моей спиной!!!!За все свои поступки в жизни буду отвечать только перед Всевышним,но не перед такими же грешными людьми..Не скрою,хотела сначала подать на вас в суд т.к.вы НЕ ЗАКОННО ,БЕЗ МОЕГО ВЕДОМА ИСПОЛЬЗОВАЛИ ФОТОГРАФИЮ И МОЮ ИНФОРМАЦИЮ В СВОИХ ЦЕЛЯХ!!!НА ЭТО ЕСТЬ СООТВЕТСТВУЮЩАЯ СТАТЬЯ!!!НО РЕШИЛА-МАРАТЬСЯ Я О ВАС НЕ БУДУ!!! БОГ ВАМ СУДЬЯ!!!ВЫ И ТАК УЖЕ НЕСЧАСТНЫ.... А Я ИДУ СВОЕЙ ДОРОГОЙ ДАЛЬШЕ....

Публикация от Aigul Barieva засл.артист РТ (@aigul_barieva)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100