Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариевага тормышта уңышка ирешү җиңел булмаган. Бу хакта ул инстаграмда язган шактый озын постында моңарчы сөйләмәгән хис-кичерешләре белән уртаклашкан.
"Мин күптәннән инде бу постны язарга ниятләгән идем. Һәм язарга булдым. Миңа 19 яшь булганда, башта әтием, аннары әнием дөньядан китеп бардылар һәм миңа барысына да үз хезмәтем белән ирешергә туры килде. Сүз уңаеннан, мин һәрвакыт моны теләдем, чөнки мәктәптә мине Шамил Бариев кызы дип беләләр иде, ә минем үзем буласы килә иде. Айгөл Бариева! Менә шул вакыт тормыш мине кысты да. Уйлар чынга аша, әмма, каһәр суксын, андый юл белән түгел бит!
Дөресен әйтим, иҗатым барышында миңа төрткеле сүзләрне еш ишетергә туры килде. "Кая инде сиңа сәхнәгә чыгарга? Нәрсә, Бариева да җырлый башлаган мени? Концертлар куеп йөри мени? Бариевага кая инде аңа? Ул да җырчы булды мени?" Бу сүзләрдән йөрәкнең ничек кысылганын үзем генә беләм.
Мин бит үземне белгәннән бирле музыка белән яшим һәм музыкага өйрәнәм. 7 ел музыка мәктәбендә шөгыльләндем, хорга йөрдем, соңыннан хор-дирижерлык бүлегенә укырга кердем, анда Рәхилә Мифтахова, Клара Щербинина, Миңгол Галиевтан вокал дәресләре алдым. "Хыял" һәм "Сорнай" ансамбльләренә йөрдем.
Әтием дә, әнием дә искиткеч матур җырлыйлар иде. Аларның тембрлары, Аллага шөкер, миңа да күчкән. Һәм артистларның гади булмаган өлкәсендә миңа юлны үземә ярырга туры килде. Шуңа кайберәүләрнең сәхнә артында шулай дип сөйләшүенә каты гына итеп җавап бирәсе килә. Алар бит сәхнәгә бөтенләй башка юл белән килгән. Әмма мин дәшмәдем. Көчем генә артты. Алга гына атладым. Ә ул кешеләргә рәхмәт әйтәсем килә. Алар аркасында, бәлки, аларга нык ачуланыптыр, мин тагын да ныклы адымнар белән алга атладым. Әле дә шулай. Берәүне дә кабатламыйм! Үземә ошаган һәм кешеләргә файдалы булган эш белән шөгыльләнәм. Аллага шөкер! Минем белән калган кешеләр бар. Алар күп түгел, әмма мин аларны беләм. Алар һәрвакыт булдылар һәм булачаклар. Минем чын дусларым", - дип язган Айгөл.
Я очень долго собиралась писать этот пост.И все-таки решилась.Когда мне было 19 лет, не стало папы,а потом вскоре и мамы,мне все- все пришлось добиваться своим трудом.Всегда хотела этого кстати,в школе всегда напрягало немного,что все знали меня, как дочь Шамиля Бариева.А мне хотелось стать самой!Айгуль Бариевой!Вот тут и прижала меня жизнь.Мысли материальны,черт побери,но не таким же путем...Ну да ладно.. Речь сейчас не об этом! Не скрою,на протяжении всего своего пути творческого становления, очень часто приходилось слышать колкие издевки типо: какой тебе до сцены,Что уже и Бариева запела?,концертлар куеп йори мени?,Бариевага кая инде ана,Ул да булды жырчы мени.и т.д.Ох,только сама знаю,как каждый раз сжималось сердце от этих слов..Ведь я сколько себя помню всегда жила с музыкой и училась этому!Сначала 7лет в муз.школе,ходила параллельно петь в хор,затем поступила на дирижерско-хоровое отделение,и помимо дирижирования,хора(что кстати дало мне намного больше музыкального образования!!!) ,брала уроки вокала у Рахили Хайдаровой,Клары Щербининой,Мингола Галиева.Параллельно в хор "Хыял" и ансамбль "Сорнай",где получила тоже колоссальный опыт.У меня великолепно пели мама и папа.И Аллага шокер,их тембры передались мне.И все в этой не простой артистичной сфере мне пришлось прокладывать своим трудом!И когда некоторые , где -то в кулуарах,за спиной, позволяют себе такие высказывания (при чем сами придя на этот путь сооовсем через другое место),ох как же хочется ответить.НО!Я молчала и Просто становилась сильнее и шла дальше.Медленными шагами,но просто делала и занималась своим ЛЮБИМЫМ ДЕЛОМ!Да!Может быть у меня не супер вокал!Но все от души и сердца.А этим людям я сейчас хочу сказать ОГРОМНОЕ СПАСИБО!Ведь именно благодаря им я стала сильнее,увереннее,может даже в какой то мере обозлилась,и это придало мне еще больше сил идти вперед.Всегда шла и иду своим путем!Никого не повторяя!Занимаюсь всегда всем,что мне нравится и что хоть немного приносит пользу , свет и любовь!И Аллага шокер!Есть люди,которые со мной!Пусть их немного.Но я знаю!Они у меня были,есть и будут!Мои настоящие друзья!И мои благодарные слушатели и зрители!Так что,я теперь точно знаю,⬇️⬇️⬇️
Публикация от Aigul Barieva Бул гына (@aigul_barieva)