"Бу шундый ук көн иде, 11 март, 25 ел элек. Сайлау алды вакыты. Безне, беренче курс студентларын, лекцияләр урнынына сайлау алды листовкаларын таратырга мәҗбүр иттеләр. Мин ике йортны йөреп чыктым һәм сизәм - күңелем тыныч түгел. Листовкаларны чүплеккә ташлап, троллейбуска утырдым да, өйгә кайтып киттем.
Кайттым. Өй ишеген апа ачты. Шуннан мин күңелем ялгышмаганын аңлап алдым. Юыну бүлмәсенә кердем... ә анда ул... ята... идәндә... хәрәкәтсез. Ничек? Ни өчен? Иртән, мин институтка киткәндә, исән-сау иде бит. Ничек инде? Шулай була ала мени? Кеше бар иде һәм юк булды? Миңа, 19 яшьлек самими кызга, моны аңлау кыен иде. Аны күтәреп, "Әти, тор!" дип кычкырасым килде. Ләкин миңа янына да барырга рөхсәт итмәделәр. Ашыгыч ярдәм, милиция килергә тиеш, диделәр. Ә алар шундый озак килде. Һәр минут мәңгелек кебек иде. Инде туганнарыбыз килеп җитте, ә алар юк. Бөтен нәрсә томандагы кебек иде. Ниһаять килделәр - яшь табиблар, керделәр, яхшылап карамадылар да, "Булды, үлгән, инфаркт" диделәр. Минем аларны кыйныйсы, умырып ташлыйсы килде, әмма...
Аннан да соң барысы да томандагы кебек. Безгә кешеләр агылды. Икенче көнне Камал театрында хушлашу булды. Анда кешеләр килде дә килде. Алар ничек бер көндә белделәр икән? Кичен телевидениедән хәбәрләрдә генә әйттеләр бит, ул вакытта интернет та, телефоннар да юк иде әле. Кеше шундый күп иде, Камал театры янындагы юлны да капларга туры килде.
Хушлашу узгач, әтине Газель машинасына төяделәр. Без Әнием белән янына утырдык та, мәчеткә киттек. Башымны күтәреп карасам - машина артыннан халык агыла. Кеше шундый күп иде. Алар барысы да синең белән хушлашырга килделәр, Әтием. Мин шунда аңладым: син нибары 43 ел яшәдең, әмма син ул гомерне юкка үткәрмәгәнсең. Синең белән саубуллашырга күпме кеше килде. Һәм күпме кеше сине әле дә хәтерли һәм ярата. Күпме яшәвең мөһим түгел, ничек яшәвең мөһим. Урының оҗмахта булсын", - дип язган Айгөл Бариева.