Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева хастаханәгә эләккән: «Җир белән күк арасында идем»

«Организм резина түгел. Мин дә бирештем», — дип яза җырчы.

news_top_970_100
Айгөл Бариева хастаханәгә эләккән: «Җир белән күк арасында идем»
Салават Камалетдинов

Айгөл Бариева хастаханәгә эләккән. Ул инстаграмга мәкерле чирнең үзен дә читләп үтмәве һәм бүгенге көндә табиблар күзәтүе астында булуы турында яза. «Ел буена бер тапкыр да чирләмәгән идем. Теге авыру миңа да килеп җитте. Март төрле вакыйгаларга бай булды, ә организм резина түгел. Бирештем… Мине күпләр югалткандыр. Гафу итегез, бу көннәрдә телефон трубкасын алырлык та хәлем булмады. Җир белән күк арасында идем. Минем өчен борчылып торган һәм изге теләкләр язган барлык кешеләргә зур рәхмәт. Мин табиблар күзәтүе астында. Хәзер барысы да җиңелрәк булыр дип өметләнәм. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз», — дигән Айгөл.

Айгөл Бариеваны сәхнәдәш дуслары югалткан. «Ай, Аллам! Давай, чирләмә инде, жаныкаем», — дигән Нурзадә. «Раббым, үзем чирләгәч сине уйламыйм да. Куркытма, терелүеңне көтеп, теләп калабыз», — ди Гөлүсә Шаһбан. «Тизрәк терелергә язсын», — дигән Әбри Хәбриев белән Лилия Муллагалиева. «Син бу авыруны җиңәчәксең», «Без синең белән», «Терелә генә күр», — дип көч биргән яраткан җырчысына инстачылар да.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100