news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева гаиләсендәге зур сөенече белән уртаклашты

Җырчының улы федераль каналдагы сериалда төп рольләрнең берсендә төшә.

news_top
Айгөл Бариева гаиләсендәге зур сөенече белән уртаклашты
Рамил Гали

Җырчы Айгөл Бариева инстаграмдагы сәхифәсендә зур сөенече турында язды.

«Бу еллар эчендә без инстагаиләгә әверелдек инде. Сезнең арада ихлас борчылучылар һәм сөенүчеләр бар. Ниһаять, мин гаилә шатлыгыбыз белән уртаклаша алам», — ди ул.

«Безнең Камил «Россия 1» каналында кастинг узды. Хәзер ул «Ловец снов» дигән сериалда төп рольләрнең берсендә — Петя булып уйный.

Сериал премьерасы быел кышка билгеләнгән.

Инстачылар 200дән артык комментарий язган. Камилгә уңышлар телиләр, Айгөлнең сөенечен уртаклашалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар