Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева булачак ире белән танышканда башка бер егет белән очрашып йөргән

Җырчы Айгөл Бариева бу көннәрдә инстаграмында бик кызык тарих сөйли. Айгөлнең, булачак ире белән берничә көн генә очрашып йөргәннән соң, аңа кияүгә чыгып еракка китүе турында күпләр белә инде. Ә бу хәлләрне тәфсилләп сөйләгәне юк иде әле.

news_top_970_100
Айгөл Бариева булачак ире белән танышканда башка бер егет белән очрашып йөргән
Айгөл Бариева булачак тормыш иптәше Ленар белән танышып, очрашып йөри башлаганда, аның инде башка егете булган икән! Әйе, араларында төпле мөнәсәбәтләр әле булмаган, әмма...

Айгөл тарихыннан бер өзек: "Арып-талып өйгә кайтып, ишеккә шалтыраттым. Әнием ишекне ачты һәм бездә кунак бар диде. Мин, берни аңламыйча, залга үттем һәм ни күрим! Зал уртасында, рәхәтләнеп, җәелеп, минем белән кичә генә танышкан егет утыра. Ул, күрше әбиләрдән минем кайда яшәвемне сорап, безгә кергән, әнинең ышанычын яулый алган! Чын мишәр инде менә! 

Без бергә ашадык-эчтек һәм... ишектә звонок. Беркемне дә көтмибез кебек. Ишекне ачсам - минем арттан йөргән егетем! Безнең мөнәсәбәтләр әле аңлаешсыз иде, ул я барлыкка килә иде, я юкка чыга иде. Хисләрем дә әлләни юк иде. Ләкин Әнием безнең очрашып йөргәнне белә иде. Менә шул килеп керде бит! Әни мәшәкатьләнә башлады, "Аны да чәй эчерт инде", диде. Бергәләшеп залда утырдык. Линар элеккечә җәелеп утыра. Теге егет тыйнак кына диванда утыра. Алар арасында мин. Әни борчыла, арабызда йөри, нишләргә белми, мәрхүмкәем. Ә мин "хәзер кем кала, шуның белән булам", дип уйлап утырам. Урындыкта утырган Линар беркая да китәргә җыенмый. Ә менә теге егет берничә минуттан, гафу үтенеп, китте дә барды. Шулай булыр дип уйлаган идем аны. Һәм без Линар белән урамга чыгып киттек".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100