Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айфара төркеме солисты Алмаз Шәрифуллин: Кирәкми миңа татар эстрадасы! Халкы кирәк, эстрадасы - юк!

Айфара татар эстрадасында дистә еллар буе бернинди үзгәрешләрсез калган бердәнбер төркемдер, мөгаен. Быел алар концерт оештырырга җыенмыйлар. "Җырлыйсы килми" - ди Алмаз Шәрифуллин. "Ак каен" җыры популярашкач, аңа "шампунь" кушаматы такканнар иде. Бу аңа ошамый икән. "Рөхсәтсез эндәшүчеләргә эләгергә мөмкин. Сиңа да..." - дип кисәтте ул әңгәмә барышында "Татар-информ" хәбәрчесен.

news_top_970_100
Айфара төркеме солисты Алмаз Шәрифуллин: Кирәкми миңа татар эстрадасы! Халкы кирәк, эстрадасы - юк!

- Алмаз, Айфара төркеменә быел ничә ел була?

- 26.

- Шушы 26 ел эчендә төркемнең составы ничә мәртәбә алмашынды?

- Бер мәртәбә дә алмашынмады. Без һаман шул ук.

- Яшь барган саен җырларның тематикасы үзгәрәме? Иҗат яңалыкларыгыз белән уртаклашыгыз әле?

- Үзгәрми. Үзебез дә, җырларыбыз да шул ук. Бары тик ыштан белән ботинка гына туза. Бөтен үзгәреш менә шул.

- Соңгы арада концертларыгыз сирәгәйде...

- Концерт куйган юк инде. Куясы да килми.

- Ел саен "Пирамида"да Айфара концерты була торган иде. Быел анысы да булмый алайса?

- Булмый.

- Ни өчен? Сәбәбе бардыр бит?

- Җырлыйсы килми башлады.

- Айфараны таратасыз мени?

- Төркемне таратасы килсә дә, таратып булмый. Кадакланып куелган кебек...

- Иҗат эшчәнлеге әлегә туктала, димәк...

- Бөтенесе безнең теләктән тора. Теләсәк җыелабыз, теләмәсәк юк...

- Җырлыйсы килмәүнең сәбәбе бардыр бит. Зур акчалар китерә торган эш таптыгыз мәллә?

- Бу сорауга җавап бирмим.

- Соңгы арада социаль челтәрләрдә спорт белән бәйле фотолар еш урнаштыра башладыгыз. Әллә профессиональ спортка бирелдегезме?

- Кызлар гына бирелә ул, спортка бирелеп булмый (Әлеге җөмләне алып ату яки башка сүзләр белән алмаштыру турында сүз булды. Ләкин Алмаз Шәрифуллин җавапларны әдәбиләштермәвебезне, ничек бар шулай калдыруыбызны сорады. Аның сөйләме әнә шундый - Ю.Н.). Спорт белән шөгыльләнәләр! Профессионал ук булмасам да, спорт белән шөгыльләнәм. Футбол уйныйм, чаңгыда шуам, йөгерәм. Җаным теләгәнне эшлим, күңелем тыныч.



- Өйләнмәдегезме әле?

- Анысы сиңа нәрсәгә?

- Сез җырчы, сәхнә кешесе. Җырчыларның шәхси тормышы да укучылар өчен кызык, шуңа соравым!

- Мин җырчы түгел, бутама! Мин җырлаучы!

- Җырчылар арасында сезне күп еллар инде "шампунь" дип йөртәләр. Шулай эндәшүчеләргә ачуыгыз киләме?

- Кемгәдер рөхсәт бар. Рөхсәтсез эндәшүчеләргә шәп кенә эләгергә мөмкин. Шундый сорау биргән өчен сиңа да...

- Сез ничек уйлыйсыз - сәхнә кешеләре, халык алдында чыгыш ясаучылар матур әдәби телдә сөйләшергә тиешме?

- Нинди юнәлештә булуга карап.

- Мәсәлән, сез. Сәхнәдә дә урамдагы кебек сөйләшәсез...

- Яхшы. Ленинград төркеменең сөйләмен кара алайса.

- Без хәзер татар эстрадасы кысаларында сөйләшәбез. Читкә тайпылмагыз, зинһар!

- Мин татар эстрадасында эшләмәдем. Мин "Айфара"да эшләдем. Безнең сөйләм шундый. Кирәкми миңа татар эстрадасы! Халкы кирәк, эстрадасы - юк!


Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 март 2024
    Исемсез
    Берни белмим , ишетмэдем , концертларвна билет алдым.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100