Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Тимербаевның улы өйләнгән — видео

Композитор сөенече белән инстаграмда уртаклаша.

news_top_970_100
Айдар Тимербаевның улы өйләнгән — видео
Салават Камалетдинов

Композитор, җырчы Айдар Тимербаев олы улы Азат һәм киленнәре Гүзәлнең никах мәҗлесе булу турында сөенече белән уртаклашкан иде. Яшьләрнең никахларын рәсмиләштерү һәм туй мәҗлесе көне дә килеп җиткән. Композитор язылушу тантанасының видеосын инстаграмга урнаштырган.

«Бәхетле булыгыз, балалар», — дигән бәхетле әти.

Инстачылар да аның котлауларына кушылган.

«Яшәгез сез бер-берегезне яратып,

Бар дөньяга сөю нуры таратып»;

«Котлы булсын туйлар»;

«Бәхет яшь парга. Шатлыкка төренеп, тигез, озын гомер кичерергә насыйп булсын», — дип язганнар. Айдар Тимербаевка бабай булу бәхете дә теләгәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100