Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Тимербаевның улы яраланып кайтып кергән

Композитор улының фотосын куйган.

news_top_970_100
Айдар Тимербаевның улы яраланып кайтып кергән
https://www.instagram.com/aidardus/

Айдар Тимербаев яралы кече улының фотосын күрсәтте.

«Кичә кечкенә улыбыз өйгә менә шушындый кыяфәттә кайтып керде. Күз төпләре кып-кызыл. Әнисе белән куркып калдык. «Егылдым», — ди. Күз төпләрең ник кызарган дигәч, «еладым», диде.

Әнисе яраны эшкәртим дип курка-курка лейкопластырын куптармакчы иде, улыбыз шаркылдап көлеп җибәрмәсенме… «Беренче апрель бит бүген», — ди. Шаккаттык…

Рәсем ясау белән мавыга башлагач, 8 төрле маркер алып биргән идек. Шулар белән үзенә грим ясаган. Елаган кешедән берничек тә аерып булмый инде.

Авызыбызны ачып калдык инде башта, аннан үзебез дә шаркылдап көлеп җибәрдек! Бераз ачуландык та инде, куркыттың дип.

Үзе дә ике әйбер өчен кайгырдым, ди. Беренчесе безнең өчен кайгырган (кәефләрен төшерәм дип), икенчесе ничек кенә безне ышандырганчы көлеп җибәрмәскә дип», — дип шаккатып язган композитор.

«Талантлы кешеләрнең балалары да талантлы», «Чукынчык малай, „бәйрәм“ ясый язган», «Алма агачыннан ерак төшми. Иҗат кешесенең баласы да оста. Ышандырган бит», «Куркыныч юмор», «Артист тәк артист, әткәйдән каеш эләкмәгәч әйбәт инде»; «Театр вузларына күз дә йоммый уза бу егет», «Шаяра белгән, барыбыз да куркып өлгердек», — дип комментарий калдырган композиторның виртуаль дуслары.

«Әти-әнисенең ярты сәламәтлеген алган. Уйнап та ялганларга ярамый», «Яман шаярту булган бу», «Бала әнисен куркыткан, бу көлке түгел инде. Балага болай шаярырга ярамаганлыгын аңлатырга кирәк», — дип язучыларга Айдар Тимербаев: «Аңлаттык, гафу үтенде, башка алай эшләмим диде», - дип җавап биргән.

«Без дә укыганда форма төймәсен алып, күз төбенә „синяк“ ясый идек», дип бала-чагын искә төшергән берәү.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100