Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Тимербаев хастаханәгә эләккән

Әле гыйнвар аенда гына җырчы ковид йоктыруы хакында сөйләгән иде.

news_top_970_100
Айдар Тимербаев хастаханәгә эләккән
Салават Камалетдинов

Автор-башкаручы Айдар Тимербаев хастаханәгә эләккән. «Барыгызга да исәнлек телим, үзегезне саклагыз», — дип язып куйган ул инстаграм сәхифәсендә. Җырчы үзе белән нәрсә булганын сөйләми, әмма аның палатада ялгызы гына ятканы күренә. Палата күренеше буенча гына бер инстадусты Айдар Тимербаевны Республика клиник хастаханәсендә дип фаразлый.

Җырчы әле күптән түгел генә үзенең ковидтан дәвалануы турында сөйләгән иде. Инде җырчының сәхифәсендә хастаханә диварларын күреп, инстаграм дуслары бөтенләй кайгыга төшкән. Кыска вакыт аралыгында посты астында 300дән артык комментарий калдырганнар.

«Сез бер чирләгән идегез бит инде. Тагын ковидмы? Мин кабат авырудан бик куркам, исән-сау терелегез»;

«Исән-сау терелеп чыгыгыз, Айдар абый. Әле генә „Туган тел“ каналыннан сезнең юбилей концертын карадык. Алдагы елларда да шундый матур концертлар белән сөендерегез»;

«Авырырга ярамый көчле кешеләргә. Сез бит бөтен кешегә дәрт биреп торучы көчле кеше», — дип язганнар.

  • «Тест бирергә барырлык та хәл юк» - Айдар Тимербаев авырый


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100