Айдар Тимербаев хәрәкәтләрне кабатлый торган песиләрен күрсәтте - кызык видео
Өйдә култыкчага таянып йөри торган балага ияреп, песи дә аксаклап йөри башлаган.
Музыкант Айдар Тимербаев инстаграмда кызыклы видео куйды.
«Безнең песи дә (кечкенә булуына карамастан) кайбер хәрәкәтләрне кабатлый шулай», — дип яза ул.
Видео кадрларында бала сурәтләнгән. Аның бер аягында гипс булса кирәк, малай култыкча белән бер аягына гына басып атлый. Ап-ак песи дә баланы кабатлый — аксаклап бара.
Инстачылар рәхәтләнеп көлгән. «Аны идән, савыт-саба юарга өйрәтеп була», — дип киңәш итәләр.