Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Тимербаев булачак биләмәләрен күрсәтте

«Бар инде акыллы башлы ирләр. Гомер үтте кызыгып яши белеп яшәгәннәргә», - дип язалар инстачылар, композиторның уңганлыгына сокланып.

news_top_970_100
Айдар Тимербаев булачак биләмәләрен күрсәтте
Айдар Тимербаевның инстаграм аккаунтыннан

Татарстанның атказанган артисты, композитор, автор-башкаручы Айдар Тимербаев инстаграм сәхифәсенә видео урнаштырган. Анда экскаваторлар җир казый, йөк машиналары эшли. Баксаң, композитор күл ясау белән мәшгуль икән.

«Безнең күлне казу эшләре бара. Башта менә бу агачларны, вак куакларны алдырырга кирәк. Менә моннан башлап, әнә теге агачлыкларга кадәр бик матур күл булачак. Әнә теге урыннарга виктория җиләге утыртырга хыялланам. Менә шундый эшләр. Кунакка кайтырсыз, балыкка», — дип сөйли ул видеосында, әлегә буш басуларны күрсәтеп.

Айдар Тимербаев инстачылардан: «Күлгә нинди балыклар җибәрергә икән?» — дип кызыксынган.

«Айдар абый, Мишәгә кушсаң, безнең Мишәдә бит күп төрле балыклар бар», — дигән бер инстачы. «Мишәгә тоташмый, торба аркылы агып төшәчәк, күл Мишәдән күпкә биегрәк», — дип җавап кайтарган аңа җырчы. 

«Анда су тормый, сеңеп барачак», — дип язган икенчесе. «Сеңмәячәк, Алла боерса. Тикшерделәр. Якында гына тау елгасыннан алты-җиде чишмә бергә кушылып, инеш булып агып төшә. Шул инеш күл аркылы Мишә елгасына агып китә торган итеп эшлибез», - ди аңа каршы композитор.

«Без дә шулай күл ясаган идек, кәрәкә балыгы җибәрдек. Ләкин иң нык үрчегәне бакалар булды»;

«Хәерле сәгатьтә, эшләрегез уң булсын! Балыкның кайсы да тәмле, әзерли белсәң. Чөгә, табан балыгы, кара балык», — дип киңәш иткән кайберәүләре. 

Бер ханым Айдар Тимербаевның барысын да булдыруына сокланган. «Молодец инде. Бар инде акыллы башлы ирләр. Гомер үтте кызыгып яши белеп яшәгәннәргә», — дип уфтанган ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100