Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Рәкыйпов: «Утыз яшькә җиттем, берүзем яшим, сөйгән ярым юк»

Татар эстрадасы җырчысы Айдар Рәкыйпов быел җәй аенда абыйсының өйләнәчәген, үзенә дә өйләнергә чират җиткәнен #айдадомой онлайн-концертлар марафонында сөйләде.

news_top_970_100
Айдар Рәкыйпов: «Утыз яшькә җиттем, берүзем яшим, сөйгән ярым юк»
Салават Камалетдинов

«Аллага шөкер, мин дә утыз яшькә җиттем, сөйгән ярым юк, җәен абыем өйләнә. Миңа да чират җитә, ниһаять.

Башта кызны табарга кирәк, аннары өйләнү турында уйларга була. Өйләнәсе, балалар үстерәсем килә. Әти-әнием оныклар көтә. Аллаһы Тәгалә насыйп итсен. Мәхәббәт безне яшәртә, эшләтә, ул йөрәкләрдә булсын, сүнмәсен, сүрелмәсен. Берәр кыз белән мин кинога яисә кафега барып кайтырга каршы түгел.

Иң яраткан ризыгым — әни пешергән тавык ашы. Берүзем торам, әни мантыйлар пешереп җибәрә. Кемнең мантыйлар ашыйсы килә, кунакка килегез, суыткычым мантый белән тулы! Ике биш литрлы су, бәлеш алып килсәләр, шатланабыз, төркемебез белән тукланабыз.

Кызганыч, бүгенге көндә шундый вәзгыять барлыкка килде. Җыелган эшләрне башкарырга, азрак уйланырга кирәктер. Үз-үзеңне изоляцияләү чоры тизрәк узсын, сау-сәламәт булсак иде дип теләп калам», — ди Айдар Рәкыйпов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100