Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Рәкыйпов Актанышның бер авылы фермасында җырлаган

Җырчы сыер савучыларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлаган һәм чәчәкләр бүләк иткән.

news_top_970_100
Айдар Рәкыйпов Актанышның бер авылы фермасында җырлаган
Салават Камалетдинов

Татар эстрадасында беренче адымнарын ясап килүче җырчы Айдар Рәкыйпов Актаныш районы Түке авылы фермасында сыер савучылар өчен җырлаган.

Инстаграмда аның абзарга кереп сыерлар сыйпап йөргән видеосы чыкты. Видеода Юлия Нәбиева белән төшкәннәр.

«Сыер савучыларның концертка йөрергә вакытлары юк. Шуңа күрә үзем килдем», - ди җырчы.

Аннары ул сыер савучылар өчен җырлый, лалә чәчәкләре бүләк итә.

Инстачылар яшь җырчының бу гамәлен хуплап алган. «Сез искиткеч», «Креатив гамәл», «Менә молодецлар! Кирәк булгач, сыерларын да тапканнар», «Молодецлар, иренмәс җаннар», «Вәт шәп, беркем дә болай сыер савучы апаларны уйлап йөрмидер. Чыннан да, аларның эшләре күп. Эштән арып кайталар», «Бер рәхмәт мең бәладән коткара. Күпме җылы сүз, рәхмәт ишеткәнсездер», «Вәт яхшы эшләгәнсез. Үзегезгә икеләтә әйләнеп кайтсын яхшылыгыгыз», - дип мактаганнар идея авторларын.

Айдар Рәкыйповка гастроль турын башлап җибәрсә була инде. Виртуаль дуслары «Арчага килегез», «Минем колхозга да килегез әле», дип чакырган.

«Никтер апаларыгыз канәгать түгел әле, лаләләрегез дә шиңгән», - дип язган бер усалы.

«Авыл кешесе тыйнак була инде ул, лалә чәчәге бирделәр дип түшәмгә сикермәсләр. Видеога төшергәч, оялганнары күренә бит», - дип яклап чыккан берсе.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100