Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Хафизның җидесендә артистның Фейсбук аккаунты «терелде»: якыннарыннан флешмоб

Татарстанның халык артисты Айдар Хафизов 13 декабрьдә вафат булды. Артистның җидесе көнне аның якыннары үзенчәлекле итеп искә алган — хатирәләре белән уртаклашкан.

news_top_970_100
Айдар Хафизның җидесендә артистның Фейсбук аккаунты «терелде»: якыннарыннан флешмоб
Айдар Хафизовның Фейсбук аккаунтыннан

Хафизовларның кызлары Ләйсән әнисе Фәридә ханым һәм туганы Фердинанд Хафизовның истәлекләрен әтисенең Фейсбуктагы аккаунтында укучыларга тәкъдим итә.

Фәридә ханым истәлекләре:

«Без Айдар Хафизов белән пар күгәрченнүр кебек гөрләшеп кенә яшәдек дип әйтсәм, дөрес булмас иде. Безнең тормышта көчле дулкыннар, каты җилләр, хәтта ураганнар да булды. Әммә катастрофа булмый калды.⠀

Белгәнегезчә, без 50 елдан артык бергә гомер кичердек. Ике кызыбыз, өч оныгыбыз, ике оныкчыкларыбыз бар.⠀

Акча, байлык минем өчен артык мөһим булмады. Өйләнешкәндә без икебез дә студентлар идек, бер нәрсәбез дә юк иде!

Без яшь чакта булачак ирнең машинасы, квартирасы булу шарт та түгел иде. «Ирем — ир, идәнем — җир» дип яшәдек.⠀

Аллага шөкер, яши-яши барысы да булды.⠀

Минемчә, ир кеше өчен иң мөһиме — анын тырыш, булдыклы булуында һәм аның күңел түрендә гаиләсе булуда. Айдар Хафизов күңел түрендә гаиләсе булса, йөрәгендә туганнары, авылы, туган нигезе, көтү көткән Мишә буйлары, җиләкле-гөмбәле нарат урманнары иде.⠀

Анын балачак хатирәләрен мин күп тапкыр тыңладым.⠀Ул аларны бирелеп, мавыгып, беренче тапкыр сөйләгән кебек сөйли иде. Ә мин беренче тапкыр ишеткән кебек тыңлый идем.

Минем өчен дә иң зур байлык — безнең гаиләбез иде! ⠀

Үзегезне һәм гаиләгезне саклагыз!»

Фердинанд Хафизов истәлекләре:

«Айдар абый мине бик күп нәрсәгә өйрәтте. Башта эшкә әтидән өйрәндем. Ә инде эшнең төгәллегенә, җиренә җиткереп эшләргә Айдар абыйдан өйрәндем. ⠀

Айдар Хафизов — төгәл кеше иде, чама белән эшләгэнне яратмады.⠀

Без беребез дә әүлия түгел, барыбызның да төрле яклары бар, әмма Айдар абый начар кеше түгел иде.⠀

Аның барысы да тәртиптә иде, бигрәктә бал кортлары белән эшләгәндә. Бал кортларын карау, төгәллек ярата. ⠀

Абый мине гел сүгеп, өйрәтеп тора иде. ⠀

Үзем дә сизмәстән, мин дә шундый ук төгәл кеше булып киттем, энекәшем Рәистән миндә шуларны ук таләп итә башладым.⠀

Иң кызыгы — абыйнын бал кортларын ничек яратканын, алар белән ничек сөйләшкәнен курергә кирәк иде! ⠀

Әкияттәге кебек ул аларны:

«кызларым», ⠀

«әссәлләмү галәйкүм, ничек миннән башка тордыгыз?», ⠀

«хәлләрегез ничек, жан кисәккәйләрем?"⠀

«бал җыярга көчегез житәме?"⠀

«түзегез инде, түз!», — дигән сүзләр белән сөйләшә иде.⠀

Кайбер вакытта туктап, гаҗәпләнеп, тыңлап тора идем! ⠀

Сабырлыгым җитмәгәндә: «Абый, миннән булмас инде мондый вак эшләр, мин булдыра алмам ахыры!», — дия идем. «Энем, минем этинең шундый сүзе бар иде: курыкма, эш үзе өйрәтә ул!» — ди торган иде.⠀

Чыннан да, эшли башлагач, бу вак эшләрне миндә өйрәндем һәм абый, Айдар Хафизов, яраткан кебек, мин дә яраттым ул «нечкә билле кызларны».

Укучылар инде вафат Айдар Хафизовның аккаунты «терелеп» китүгә гаҗәпләнгән, әмма Айсылу Хафизованың бу идеясен хуплаганнар. Истәлекләрне Айдар Хафизовның Фейсбук аккаунтыннан укырга мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100