Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимовның тавышы беткән

Җырчы моның сәбәбен дә аңлатты - ул Россия җыелма командасы өчен җан аткан. Тавышы бетү җырчының җырлаган вакытында да сизелде.

news_top_970_100
Айдар Галимовның тавышы беткән
Айдар Галимов Филармониядә узган сезон ябылу концертында ни өчен тавышы булмавы турында әйтте.

- Бүгенге очрашуның нинди мизгелдә, нинди тарихи көннәрдә барганын әйтеп тору кирәкмидер. Бу турыда минем тавышым да әйтәдер. Чөнки сезнең кебек мин дә Россия-Хорватия уенын карадым. Футбол дөньяда беренче номерлы спорт төре ул. Төрле спорт уеннары бар, әмма футбол футбол инде.

Чемпионатның Россиядә үтүе – безнең язмышта, безнең биографиядә матур хатирәле урын алачак. Чемпиионат бер илдә әллә ничә тапкыр булмый. Без моны аңларга тиешбез һәм аңлыйбыз да. Шунысын да әйтергә кирәк: безнең җегетләр ким-хур итмәде. Шундый дәрәҗәгә менеп җиттек, бу егетләргә баш ияргә кирәк. Соңгы секундка кадәр көрәштеләр. Җиңелүнең дә төрлесе була.

Мин балачактан футболчы булдым. Балачакта гына түгел, бүген дә туп тибәм әле. Көч-дәрт булганда, әле һаман да шул тупны тибеп йөрергә хәлем булсын дип телим үземә! - диде Айдар Галимов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100