Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимовның кызын алдаган хатын ун елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин

Башкортстан прокуратурасы турфирма директоры - 53 яшьлек Гөлнара Яфаевага карата гаепләүне раслады. Ул караклыкта һәм аеруча зур күләмдә акча үзләштерүдә гаепләнә.

news_top_970_100
Айдар Галимовның кызын алдаган хатын ун елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин
Филиал ВГТРК ГТРК "Башкортостан"

"Файв старс" - "Биш йолдыз" туристик фирмасын оештырган хатын 177 кешене алдап, 20 миллион сум акча үзләштерүдә гаепләнә. Хатын кулга алынган иде, хәзерге вакытта ул өй арестында.

Элек Яфаева оештырган туристик агентлыгы әйбәт кенә эшләгән. Узган елның декабреннән 2019 елның сентябренә кадәр 177 клиенттан Төркиягә, Грециягә, Таиландка, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә һәм башка илләргә юлламалар өчен түләү сыйфатында 20 миллион сумнан артык акча алган.

Башкортстан Прокуратурасы мәгълүматлары буенча, Гөлнара Яфаева түләнгән турларга бронь ясамаган һәм алынган акчаларны шәхси ихтыяҗларына тотынган. Моннан тыш, тикшерү мәгълүматлары буенча, гаепләнүче үз коллегаларының 4,1 миллион сумнан артык акчасын урлаган. Билгеле булганча, туристлык агентлыгы җитәкчесе, 1,5 миллион сум зыянны түләп, җинаять кылуда гаебен таныган. Җинаять эше Уфаның Октябрь районы судына җибәрелгән.

Зыян күрүчеләр арасында танылган җырчы Айдар Галимовның кызы Гүзәл дә бар. Ул да тур сатып алган һәм зур суммада акча түләгән булган.

«Без кешеләрне искәртергә телибез. Мөгаен, күпләр чемоданнарын тутырып аэропортка барадыр һәм үзләре өчен акча күчерелмәгәнен дә белмидер. Безнең бернинди шик булмады, очып китәрбез дип уйладык», - дип сөйләгән Гүзәл.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100