Айдар Галимовның кызы Гүзәл: «Безне нык зәгыйфь һәм бик көчле итүчеләр дә - балалар»
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовның кызы Гүзәл соңгы арада булган вакыйгаларга карата үзенең уйлары белән бүлеште. Иң зур курку хисе хакында сөйләде.
«Барысы да уза. Һәм бу да үтәчәк.
Минем карантиндагы тормышым гадәти, декрет тормышыннан күпкә аерылып тормый. Әлбәттә, яшь студент кызга караганда, әни кешегә өйдә утыру җиңелрәк бирелә. Безнең баш мие бигрәк кызык эшли инде, өйдә калырга соралган вакытта, әллә кайларга чыгып китәсе килә башлады.
Мин әлеге темадан шулкадәр арыдым. Укыйбыз, уйланабыз, мәгълүматны ачыкларга тырышабыз, шикләнәбез. Бигрәк тә соңгы ике көн эчендә әлеге хәлләр миңа нык басым ясады. Рәхмәт якын кешеләремә, хәтта карантин чорында да, мине сөендерү ысулларын табалар. Минем өчен нәкъ менә хәзер бу аеруча мөһим. Минем эмоциональ халәтем тотрыксыз.
Бер дустым, дүрт бала әнисе, бервакыт шундый сүзләр әйткән иде: «Кайчак мин балалары булмаганнарга көнләшеп карыйм. Гадәттән тыш хәл булган очракта алар үзләрен генә коткару турында уйлаячак. Ә без хәлдән килгәнчә, балаларны коткарырга тырышачакбыз». Андый хәлләрне күрергә язмасын, Аллаһ сакласын.
Һәр кичне, йокы алдыннан, миндә балалар өчен ниндидер акылдан язарлык курку хисе уяна. Ләкин иртән, балаларым булганга, үземдә зур көчләр тоеп уянам. Мин тауларны күчерә алам! Балалар хакына барысын да булдыра алам!
Менә шундый гаҗәеп кешеләр ул — балалар. Безне бик көчсез һәм зәгыйфь, шул ук вакытта бик көчле супергеройлар итүче дә алар.
Өйдә генә утырыгыз. Балалар өчен. Әти-әниләр өчен. Хәзер минем ирем кебек эшкә йөрергә мәҗбүр булганнар өчен.
Мин дә язгы шәһәр буйлап йөреп кайтырга телим. Тик тормышыбызга куркыныч янаганда, бу йөреп кайту шулай мөһимме соң?
Безгә бар нәрсәнең дә узуын истә тоту мөһим. Һәм бу да, һичшиксез, үтеп китәчәк!» — дип язган Гүзәл инстаграм сәхифәсендә.
Инстачылар да Гүзәлнең фикеренә кушылганнар, тынычландырырга тырышуы өчен рәхмәт сүзләре җиткергәннәр.
«Гүзәл, бик яхшы аңлыйм сине, бар куркуым балалар өчен», «Алтын сүзләр», «Бик дөрес язгансың, елаттың», «Тизрәк барысы да җайлансын иде, сәламәтлек барчабызга», — дигән комментарийлар калдырган алар.