Айдар Галимовның кызы Айгизә башкаруында «Син минем җанымның яртысы» җыры
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов кызы Айгизә башкаруында үзенең хиты — «Син минем җанымның яртысы» (Рәмис Аймәт сүзләре, Оскар Усманов көе) җырын Инстаграм битендә урнаштырган.
Син – минем җанымның яртысы,
Яшисең йөрәгем түрендә,
Нур сибеп барасы юлыма
Балкыйсың күңелем күгендә.
Кушымта:
Мин сине гомерем буена
Ышыклап барырмын җилләрдән.
Өзелсә барасы юлларың –
Үрермен мин күпер гөлләрдән.
Без икәү – аерылмас пар канат,
Беркем дә кералмас арага.
Хәсрәтне бүләрбез икегә,
Чит-ятлар тоз салса ярага.
Кушымта:
Мин сине гомерем буена
Ышыклап барырмын җилләрдән.
Өзелсә барасы юлларың –
Үрермен мин күпер гөлләрдән.
«Бу җырны кем генә җырламады, менә Айгизәдән дә сорап җырлатканнар.
«Әти, көтмәгәндә, әзерлексез, беренче тапкыр башкардым, гафу ит, җитмәгән җирләре булса», — ди Айгизә.
Ә мин киресенчә: «Молодец кызым, бик матур килеп чыккан, иң мөһиме - үзебезчә моңлы. Сиңа бик килешә, киләчәктә күбрәк җырларга насыйп булсын», — дидем. Сез килешәсезме?» — дип язган җырчы.